Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллының Үзәк район башлыгы Искәндәр Галимов Камчаткада вафат булды

Искәндәр Галимовның гомере Камчаткада Авачи чаңгы марафоны вакытында өзелә.

Оештыручылар мәгьлүматы буенча, аның ярышларда катнашырга медицина рөхсәте булган. Старт алдыннан Галимов үзен яхшы хис иткән. 40 километр чамасы үткәч кенә хәле начарланган. Аны табиблар кизү торган Петропавловск-Камчатский спорт комплексына алып килгәннәр. Тик аның гомерен саклап кала алмаганнар.

Әлеге фаҗиганең төгәл сәбәпләре ачыклана. Кайбер мәгьлүматлар буенча, мәрхүмне 20 апрельгә Чаллыга алып кайтачаклар. 

Искәндәр Галимовка 61 яшь иде. Аны Чаллыда спорт яратучы җитәкче буларак беләләр. Камчаткага ул чираттагы ялы вакытында киткән булган.

Искәндәр Галимов 2012 елдан – Үзәк районы башлыгы. Моңа кадәр башкарма комитет аппараты, оештыру һәм аналитика эшләре идарәсен җитәкләде. Хакимият структурасына килгәнче 23нче, 58нче мәктәпләрдә физика укытучысы, директор урынбасары булып эшләде.

«Шәхри Чаллы» редакциясе коллективы Искәндәр Нургали улы Галимовның туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация