Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Депутатлыкка кандидатлар билгеле

Сайлауда катнашачак 7 кандидатның исеме билгеле инде. Аларның дүртесе - сәяси фиркаләрдән, калган өчесе үзлектән теркәлгәннәр. Беренче кандидат - ЛДПР фиркасеннән Казандагы "Реверс" җитештерү предприятиесенең хокукый эшләр бүлеге җитәкчесе Анна Артемьева. Икенче кандидатны КПРФ фиркасе тәкъдим итә. Ул - Алабуганың "Факел" гаражлар кооперативында электр эшләре буенча механик Мансур Гарифуллин. Алга...

Сайлауда катнашачак 7 кандидатның исеме билгеле инде. Аларның дүртесе - сәяси фиркаләрдән, калган өчесе үзлектән теркәлгәннәр. Беренче кандидат - ЛДПР фиркасеннән Казандагы "Реверс" җитештерү предприятиесенең хокукый эшләр бүлеге җитәкчесе Анна Артемьева. Икенче кандидатны КПРФ фиркасе тәкъдим итә. Ул - Алабуганың "Факел" гаражлар кооперативында электр эшләре буенча механик Мансур Гарифуллин. Алга таба исемлектә "Гадел Россия" фиркасеннән Алексей Осипов һәм "Бердәм Россия"дән Яр Чаллы катыргы-кәгазь комбинаты генераль директоры Андрей Фомичёв урын ала.

Үзлектән теркәлүчеләрнең өчесе дә шулай ук автокала егетләре. Болар - эшмәкәр Игорь Голубев, "ТатЭнергоСтрой" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә кран-манипулятор йөртүчесе булып эшләүче Вячеслав Илларионов һәм "Булгарпиво" ачык акционерлык җәмгыятендә йөк ташучы Олег Украев.

Исегезгә төшерәбез, әлеге сайлаулар Мәләкәс сайлау округы буенча Дәүләт Советы депутаты вәкаләтләрен башкарган катыргы-кәгазь комбинаты генераль директоры Владимир Бестолков вафат булу сәбәпле оештырыла. Җирле сәясәтчеләр, җитәкчеләр, хезмәткәрләр әлеге сайлауда катнашу хокукы алу өчен 11 гыйнвардан алып 16 декабрьгә кадәр вакыт аралыгында 1785 имза җыярга тиешләр иде. Сәяси фиркаләрдән тәкъдим ителүче кандидатлар имза җыюдан азат ителеп, турыдан-туры сайлауга үттеләр.

Мәләкәс сайлау округына барлыгы 55881 кеше керә. Сайлау комиссиясе Яр Чаллы шәһәре, Муса Җәлил проспектының 56нчы йортында урнашкан.

Райнур Әгъләметдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев