Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Фомичевка ышаныч күрсәттеләр

27 март­та Чал­лы­да ТР Дә­ү­ләт со­ве­ты­на, ва­кыт­сыз ва­фат бул­ган Ка­тыр­гы-кә­газь ком­би­на­ты ге­не­раль ди­рек­то­ры Вла­ди­мир Бес­тол­ков уры­ны­на, Мә­лә­кәс бер ман­дат­лы сай­лау ок­ру­гы бу­ен­ча де­пу­тат сай­ла­ды­лар. Бу хо­кук­ка 5 кан­ди­дат дәгъ­ва кыл­ды . Алар ара­сын­да Алек­сей Оси­пов, Игорь Го­лу­бев, Ан­дрей Фо­ми­чев, Ман­сур Га­ри­фул­лин һәм Ан­на Ар­темь­е­ва бар иде. Әле­ге сә­я­си ча­ра­ны уңыш­лы...

27 март­та Чал­лы­да ТР Дә­ү­ләт со­ве­ты­на, ва­кыт­сыз ва­фат бул­ган Ка­тыр­гы-кә­газь ком­би­на­ты ге­не­раль ди­рек­то­ры Вла­ди­мир Бес­тол­ков уры­ны­на, Мә­лә­кәс бер ман­дат­лы сай­лау ок­ру­гы бу­ен­ча де­пу­тат сай­ла­ды­лар. Бу хо­кук­ка 5 кан­ди­дат дәгъ­ва кыл­ды . Алар ара­сын­да Алек­сей Оси­пов, Игорь Го­лу­бев, Ан­дрей Фо­ми­чев, Ман­сур Га­ри­фул­лин һәм Ан­на Ар­темь­е­ва бар иде. Әле­ге сә­я­си ча­ра­ны уңыш­лы үт­кә­рү өчен Ком­со­мол һәм Үзәк ра­йон­на­рын­да 27 сай­лау учас­то­гы оеш­ты­рыл­ды.

Мә­лә­кәс сай­лау ок­ру­гы бу­ен­ча сай­лау­лар­да та­выш би­рү хо­ку­кы­на ия бул­ган граж­дан­нар­ның 65%ы кат­наш­ты. Сай­лау­чы­лар­ның күп­че­ле­ге Ка­тыр­гы-кә­газь ком­би­на­ты ге­не­раль ди­рек­то­ры Ан­дрей Фо­ми­чев­ны як­ла­ды. Нә­ти­җә­дә ул 87%ы та­выш җый­ды.

"Без ЗЯБ бис­тә­се­нең "Бу­маж­ник­лар" мик­ро­ра­йо­нын­да яши­без. Ка­тыр­гы-кә­газь ком­би­на­ты бәй­рәм­нәр­не уз­ды­ру­га, ише­кал­ла­рын тө­зә­тер­гә бу­лы­ша. Шу­ңа кү­рә мин бер нин­ди ике­лә­нү­сез Ан­дрей Фо­ми­чев­ка та­вы­шым­ны бир­дем. Аның пред­при­я­ти­е­сен­дә дә тәр­тип, сай­лау­чы­ла­ры­на бир­гән вәгъ­дә­лә­рен дә оныт­мас дип ыша­нам", - ди­де ЗЯБ бис­тә­сен­дә яшәү­че Ли­лия Та­һи­ро­ва.

Шә­һәр ха­ки­ме На­ил Мәһ­ди­ев дү­шәм­бе ки­ңәш­мә­сен­дә Ан­дрей Фо­ми­чев­ны сай­лау­да җи­ңүе бе­лән кот­ла­ды. Мә­лә­кәс сай­лау ок­ру­гын­нан сай­лан­ган Сер­гей Ти­тов, Вла­ди­мир Бес­тол­ков ке­бек үк Ан­дрей Фо­ми­чев тә уңыш­лы эш­ләр ди­гән ыша­ныч бел­дер­де һәм Чал­лы мән­фә­гать­лә­рен кай­гыр­ту­да уңыш­лар те­лә­де.

Сай­лау­дан соң Та­тар­стан Дәү­ләт Со­ве­ты­ның со­ци­аль сә­я­сәт бу­ен­ча ко­ми­тет рә­и­се Свет­ла­на За­ха­ро­ва үзе­нең фи­кер­лә­ре бе­лән ур­так­лаш­ты. "Ан­дрей Фо­ми­чев­ның пар­ла­мент­та эш­ләү тәҗ­ри­бә­се бар. Ул шә­һәр со­ве­ты де­пу­та­ты бу­лып эш­лә­гән­дә үзен га­дел, кай­гыр­ту­чан, шә­һәр­дәш­ләр­не бор­чы­ган мәсь­ә­лә­ләр­гә би­та­раф­лык күр­сәт­ми тор­ган де­пу­тат итеп күр­сәт­те. Та­тар­стан Дәү­ләт Со­ве­ты­на Чал­лы­дан рес­пуб­ли­ка һәм Рос­сия кү­лә­мен­дә хөр­мәт­ле ке­ше сай­ла­ну­ын­нан шә­һәр дә, шә­һәр­дәш­лә­ребз дә ота­чак кы­на", - ди­де ул.

Зөл­фия ГА­ЛИМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев