Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Гриппны Чаллыда февраль аенда көтәләр

Чаллыда ОРВИ һәм гриппка бәйле эпидимиологик хәл тыныч, ел башыннан бирле грипп белән авыручылар теркәлмәгән. Бу турыда ТР Роспотребсоюз Идарәсенең төбәк бүлеге белгече Наилә Әгзамова хәбәр итте. Кискен респиратор вируслы инфекцияләргә килгәндә, алдагы айда медицина учреждениеләрендә 8 300 кеше респиратор авырулар белән теркәлгән, шуларның 6 800 -е - балалар. Гыйнварның...

Чаллыда ОРВИ һәм гриппка бәйле эпидимиологик хәл тыныч, ел башыннан бирле грипп белән авыручылар теркәлмәгән. Бу турыда ТР Роспотребсоюз Идарәсенең төбәк бүлеге белгече Наилә Әгзамова хәбәр итте.

Кискен респиратор вируслы инфекцияләргә килгәндә, алдагы айда медицина учреждениеләрендә 8 300 кеше респиратор авырулар белән теркәлгән, шуларның 6 800 -е - балалар. Гыйнварның соңгы атнасында 2 720 кеше (82%- ы - балалар) ОРВИ белән мөрәҗәгать иткән. Шуңа карамастан, Чаллыда эпидимиологик хәл тыныч, соңгы атна күрсәткечләре алдагы еллар белән чагыштырганда 52,2% ны тәшкил итә. Февраль азагында исә авыручылар саны арту көтелә. Әмма кискен арту булмаячак дип тынычландыра белгечләр, чөнки 2017 елда халыкның 43%, балаларның 50% вакцинацияләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев