Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Иң оста рәссамнар кемнәр?

Картиналар галереясендә “Ел рәссамы-2020” дип исемләнгән бик матур күргәзмә ачылды. Биредә шәһәрнең узган елда ясалган иң яхшы картиналары, скульптуралар, гамәли сәнгать эшләнмәләре урын алган.

Мәдәният идарәсе башлыгы Румиль Кәрәмиев әйтүенчә, комиссия  төрле жанрдагы 500дән  артык хезмәтне караган һәм алар арасыннан иң яхшыларын шәһәрдәшләргә тәкъдим иткән.

Картиналар галереясендә “Ел рәссамы-2020” дип исемләнгән бик матур күргәзмә ачылды. Биредә шәһәрнең узган елда ясалган иң яхшы картиналары, скульптуралар, гамәли сәнгать эшләнмәләре урын алган. Мәдәният идарәсе башлыгы Румиль Кәрәмиев әйтүенчә, комиссия төрле жанрдагы 500дән артык  хезмәтне караган һәм алар арасыннан иң яхшыларын шәһәрдәшләргә тәкъдим иткән.

“Ел рәссамы” бәйге-күргәзмәсе  - шәһәрнең мәдәни тормышында әһәмиятле вакыйгаларның берсе. Ул профессиональ рәссамнарга ярдәм итү һәм галерея фондын баету максатыннан оештырыла.

Тамшачылар 113 авторның төрле жанрдагы 215 хезмәте белән таныштылар. Алар барысы да бик матур итеп ясалган, шунлыктан рәсем сәнгатен яратучы шәһәрдәшләребез аларны җентекләп карадылар. “Мин үзем дә сәнгать мәктәбен тәмамладым. Буш вакытларымда рәсем ясарга яратам. Шунлыктан галереягә килеп профессиональ рәссамнарның картиналарын карап, үземә нидер алам, аларны карагач яңа идеяләр туа. Пейзажлар күңелгә аеруча якын. Мондый салкын көннәрдә җылы җәй рәсемнәрен карасаң, җылынып китәсең”, - ди 77нче гимназия укытучысы Айгөл Гатауллина. Исеменнән үк күренгәчә, бу узган елның иң талантлы рәссамнарын барлау бәйгесе.

Картиналар галереясе директоры Илсөя Заһидуллина әйтүенчә, “Ел рәссамы”ның исеме март аенда мәдәният хезмәткәрләре көнендә игълан ителәчәк. Күргәзмә ачылышында исә төрле номинацияләрдә җиңүчеләрне бүләкләделәр.

Рәсем сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән өчен Александр Петров - “Рәсем ясау” номинациясендә, Рият Мөхәммәтдинов “Графика” номинациясендә җиңде.

Рәссам Факил Гайфетдинов узган елда татарның бөек шәхесләре – җырчылар: Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев скульптураларын ясаган. Бу жанр буенча ул уңышлы һәм сыйфатлы эшләп, җиңүгә иреште. Гамәли сәнгатьтә Чулпан Шәрифуллинаның иҗаты хөрмәткә лаек. “Акварель” техникасы буенча зәвыклы иҗаты өчен Татьяна Низамова “Яңа исемнәр” номинациясендә җиңде.

Газетабызның герое, агачтан сувенирлар ясау остасы Фоат Закиров халык сәнгатен үстергән өчен диплом белән бүләкләнде.

Иҗатында Чаллы шәһәре образын уңышлы гәүдәләндергән Рауза Иванова “Яр Чаллы. Тарих һәм бүген” номинациясендә җиңде. Тагын бер төркем рәссамга мәдәният идарәсенең рәхмәт хатлары тапшырылды. Алар арасында татар милли рәсем сәнгатен һәм шамаил техникасын үстерү юнәлешендә даими эшләгән рәссамнар Хәния Гәрәева белән Зөлфия Мөхәммәтдинова да бар. Диварлары матур картиналар белән бизәлгән залда “Визит” джаз оркестры музыкаль әсәрләр яңгыратты.

Галереядә Татарстан халыкларның тарихи-мәдәни мирасында сакланырлык сәнгать әсәрләрен берләштергән күргәзмә эшли. Галерея хезмәткәре Әлфия Гарипова әйтүенчә, аларның берничәсе фондка алыначак.

Зөлфия ИСЛӘЙЛЕ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация