Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

КАМАЗ хезмәткәрләре эшсез тормый

"КАМАЗ" акционерлык җәмгыяте хезмәткәрләрен җәмәгать эшләре белән тәэмин итү өчен федераль бюджеттан акча килә башлый.

Компаниянең көндәшлеккә сәләтен арттыруга юнәлдерелгән эшләрдә 16,5 меңгә якын кеше катнашыр дип көтелә. Алар бүлекчәдә эшләүчеләр саныннан чыгып билгеләнгән квота буенча эшкә алына.

Татарстан Республикасы хөкүмәте карары нигезендә, вакытлыча эшкә, беренче чиратта, КАМАЗда эшләүче инвалидлар, беренче кварталда республикада расланган минималь бюджеттан ким хезмәт хакы алучылар (ирләр өчен - 14371,1, ә хатын-кызлар өчен 14418,5 сум) кабул ителә. Балигъ булмаган балалар тәрбияләүчеләргә, ялгыз ата-аналарга, инвалид бала тәрбияләүчеләргә, күп балалы аналарга, икесе дә автогигантта эшләүче гаиләләргә өстенлек бирелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев