Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

КАМАЗ инженерлары – иң талантлылар исемлегендә

Шушы көннәрдә "Ел инженеры-2014" XV бөтенроссия бәйгесенең йомгаклары игълан ителде. Лауреатлар исемлегендә камазлылар да бар. Бөтен шәһәрдәшләр исеменнән аларны ихлас котлыйбыз, һөнәри осталыкларын чарлауда тагын да күркәмрәк уңышлар телибез. Россиядә әлеге бәйге алдынгы һөнәри берләшмәләр тарафыннан 15 ел дәвамында үткәрелә. Аның максаты - илебезнең инженерлык корпусыннан иң көчлеләрне сайлап алып,...

Шушы көннәрдә "Ел инженеры-2014" XV бөтенроссия бәйгесенең йомгаклары игълан ителде. Лауреатлар исемлегендә камазлылар да бар. Бөтен шәһәрдәшләр исеменнән аларны ихлас котлыйбыз, һөнәри осталыкларын чарлауда тагын да күркәмрәк уңышлар телибез.

Россиядә әлеге бәйге алдынгы һөнәри берләшмәләр тарафыннан 15 ел дәвамында үткәрелә. Аның максаты - илебезнең инженерлык корпусыннан иң көчлеләрне сайлап алып, махсус реестрга теркәү, шулай ук тармактагы кадрлар проблемасына игътибарны җәлеп итү. Бәйгенең колачы гаять зур. Иң беренче этабында Россиянең 54 төбәгеннән 40 меңнән артык кеше катнашты. Жюри финалга чыкканнар арасыннан һәр номинация буенча иң көчлеләрне һәм иң талантлыларны сайлап алды. Җиңүчеләр дипломнар, "Бәйге лауреаты" дигән истәлек медальләре белән бүләкләнде.

Әлеге бәйгедә "КАМАЗ" компаниясен 8 инженер тәкъдим итте. I тур нәтиҗәләре буенча, бәйге лауреаты исеменә "Профессиональ инженерлар" версиясендә - Владимир Тимофеев, "Яшь инженерлар осталыгы" номинациясендә Айнур Муллахмәтов лаек булдылар. Сергей Мясников, Казимир Новицкий һәм Руслан Сафин "Россиянең профессиональ инженерлары" буларак танылдылар.

Илмир Гаттаров, Алексей Володин һәм Антон Хохонов "Яшь инженерлар осталыгы" номинациясендә җиңү яулап, "Ел инженеры" бөтенроссия бәйгесенең беренче тур дипломы белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X