Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Каз ярминкәләре гөрләде

Шимбә көнне Шамил Усманов урамында һәм ГЭС бистәсенең Тукай яр буенда каз ярминкәләре үтте. Шамил Усманов урамында Мөслим, Сарман, Менделеевск, Актаныш районнарыннан килгән авыл хуҗалыгы уңганнары сәүдә итте.

"Каз ярминкәсе"ндә май, сөт ри­зык­ла­ры, бал, нин­ди ге­нә кош ите юк иде. Ан­да ки­лү­че фер­мер­лар һәм шәх­си эш­мә­кәр­ләр Чал­лы хал­кы­на үз­лә­ре үс­тер­гән каз, үр­дәк, та­вык, му­лард, күр­кә­ләр алып кил­гән­нәр. Сәү­дә урын­на­рын­да му­лард, каз, күр­кә­ләр­нең ыс­лан­га­ны, тоз­лан­га­ны бар иде. Ак­та­ныштан килгән егет 1000-1200 сум­га му­лард са­та.

Менделеевскидан килгән эшмәкәр 1,5 литр сөтне 60 сумга, Туймазыдан килгән Фәнәвия ханым бавырсакның килограммын 200 сумга сатты. Аның янына озын чират төзелде.

Ярминкәдә шулай ук бәрәңге, суган, борыч, балык ризыклары да сатылды. "Ярминкәдә шунысы җайлы: ит ризыкларын карап, сайлап алып була. Сыер итен 280-320 сумга саттылар. Улым белән 10 килограмм хәләл ит алдык. Монда базар һәм кибеттәгегә караганда бәяләр арзан. Шуңа ярминкәне көтеп алабыз", - ди лаеклы ялдагы шәһәрдәшебез Гөлҗиһан Мостафина.

Каз итен берәүләр ки­лог­рам­мын 350, икенчеләр 400 сум­га саттылар, күркәнең килограммы 250, 350 сум иде.

"Ме­ңәр баш кош үс­тер­гән ке­ше­ләр, ки­лог­рам­мын 350 сум­нан са­та­лар. Мин ху­җа­лык­та 30 гына каз үс­те­рәм, шу­ңа кү­рә аны 350 сум­нан са­тар­га җы­ен­мыйм. Каз­лар­ның эч­ке әгъ­за­ла­ры җы­ел­ма­сын 150 сум­га са­там", - ди Ак­су­бай ра­йо­нын­нан кил­гән Фәридә ханым.

Яр­мин­кә­дә 12-15 ки­лог­рамм­лы күр­кә­ләр дә бар иде. Чал­лы хал­кы бә­я­гә ка­рап тор­ма­ды. Һәр­кем үзе те­лә­гән ри­зык­ны ал­ды. Бирегә килүче шәһәрдәшләргә яр­мин­кә оша­ган, үз­лә­ре­нең фи­кер­лә­рен тың­лап ка­рыйк:

Гөлназ Сафина, "КАМАЗ" акционерлык җәмгыяте хезмәткәре:

- Аллага шөкер, быел ярминкә Шамил Усманов урамында оештырылды. Монда машина белән килергә дә җайлы. Кызым белән үзебезнең гаиләбезгә ике каз, сыер ите, бәрәңге, оныкларыма яңа ел бүләгенә каз мамыгыннан сырылган юрганнар алдым. Шатлык белән кулланырга язсын. Еллар имин, яңа ел шәһәрдәшләргә шатлык-куанычлар гына алып килсен.

Нәфисә Хәй­рул­ли­на, ими­ни­ят­че:е

- Мин яңа ел­га каз­ны ел са­ен яр­мин­кә­дән алам. Бы­ел да бәләкәй итальян казлары алып карарга булдым. 1200 сум­га ике каз, 12 ки­лог­рамм­лы күр­кә ал­дым. Күр­кә­не ике га­и­лә­гә бү­лә­без. Ди­е­тик ит­не бик яра­та­быз.

На­и­л Ша­ки­ро­в, укы­ту­чы:

- Без каз­ның эч­ке әгъз­а­ла­ры җы­ел­ма­сын яра­та­быз. 150 сум­нан 10ны ал­дым. Ан­нан пе­шер­гән бә­леш бик тәм­ле бу­ла. Озак итеп пе­ше­реп аша­саң да, ан­нан тәм­ле ри­зык юк­тыр ул.

Ярминкәгә бара алмаган кешеләр борчылмасыннар, каз ярминкәләре киләсе атнада да шул ук урыннарда булачак. Бәйрәм табынына каз алырга теләгән кешеләр, ярминкәләргә рәхим итегез!

Зөл­фия ГА­ЛИМ

Әнисә Хуҗина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев