Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Казахстанга эшлекле визит

Бүген Чаллы эшмәкәрләре Казахстанга китте. Кама инновацион җитештерү кластеры ярдәме белән оештырылган эшлекле сәяхәткә Татарстаннан 16 кеше бара.

Сәфәрнең максаты - илләр арасында сәүдә-икътисади элемтәләр булдыру һәм ныгыту, уртак эшмәкәрлекне үстерү. Чара барышында алтынчы тапкыр "Ехро-Russian Kazakhstan-2015" Россия-Казахстан сәнәгать күргәзмәсе оештырыла. Анда Татарстан предприятиеләре өчен аерым стенд булдырыла. Делегация составында "ИННОКАМ" җитештерү кластеры, Чаллы һәм Кама аръягы машина төзүчеләре ассоциациясе, Чаллының инвестицияләр җәлеп итү агентлыгы, "Кориб" җаваплылыгы чикләнгән оешма һәм "Магнолия" кою-механика заводы вәкилләре дә бар. 12 июньдә делегациянең бер өлеше Астанага бара, анда Казахстан Республикасының Энергетика министрлыгында, "КазМунайГаз" һәм "Национальная компания Казахстан инжиниринг" акционерлык җәмгыятьләрендә очрашулар планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев