Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кояш сукмасын! Артык кызулар китте

Синоптиклар бу атнада 30-32 градус эссе булачак дип кисәтә. 23 июньдә температура 35 градуска кадәр күтәрлергә мөмкин. Эсселек организм арыта, хәлсезлек озак дәвам итә. Кояш һәм эссе сугу йөрәк-кан тамырлары һәм тын юллары авыруларыннан интегүчеләргә аеруча куркыныч.

Кызу көннәрдә урамга чыгар алдыннан табиблар киңәшен тыңлау беркемгә дә артык булмас. 7нче шифаханә табибы Анастасия Хәйруллина шәһәрдәшләребезгә киңәшләрен бирде. “Өлкән яшьтәгеләргә һәм яшь балаларга кызуда озак булу аеруча зарарлы. Өлкәннәрдә сусау тойгысы һәм тир бүленү реакциясе акрыная. Кагыйдә буларак, аларның күбесе дарулар кабул итә. Бу да хәлсезлекне көчәйтергә мөмкин. Шуңа күрә ялгыз яшәүче өлкәннәрнең һәм авыруларның даими рәвештә хәлләрен белеп торырга кирәк.
Өйдә салкынча һава булдырыгыз, көндез кояшлы яктагы тәрәзәләрне каплагыз, төнлә тәрәзләрне ачып куегыз. Көндезге 12 дән кичке сәгать 4 кә кадәр кояш бигрәк тә аяусыз. Кызуда авыр физик эш башкармаска кирәк. Күбрәк сыеклык эчегез. Мондый эссе көннәрдә сыеклык күләмен якынча өч тапкыр арттырырга кирәк. Баллы һәм газлы түгел, гади суга өстенлек бирегез. Ешрак душ керегез. Су бүлмә температурасында булырга тиеш, чөнки артык салкын су белән коенуның үпкә ялкынсынуына китерүе бар. Иртән һәм кич күбрәк хәрәкәтләнегез. Эсседә күп утырып тору гипертониянең, йөрәк-кан тамырлары чирләренең кискенләшүенә, тромбоз куркынычына китерә. Рационыгызны үзгәртегез. Салкын ашларга өстенлек бирегез. Майлы сөт һәм ит ризыкларыннан баш тартып, күбрәк балык, яшелчәләр белән туклану әйбәт. Сөт ризыкларын теләсә кайда сатып алмагыз, аларның кояшта җылынуына юл куймагыз. Бу ризыклар тиз бозыла һәм агуланулар китереп чыгарырга мөмкин. Тозсыз ашамагыз. Югары температурада кеше нык тирли һәм шактый натрий югалта”, - диде ул. Ул шулай ук кием сайлаганда, табигый киҗе-мамык һәм киндер киемнәргә өстенлек бирергә киңәш итте. “Эсседә тәнне ачып йөрергә ярамый. Кулларны һәм аякларны, бигрәк тә күкрәкне, арканы һәм корсакны мөмкин кадәр күбрәк каплаучы иркен киемгә өстенлек бирегез. Кепкалар, эшләпә яисә панамалар киегез.  Чөнки кояш сугу нигездә баш җылынганнан була. Кондиционерлы бүлмәдә салкын һава сезгә турыдан-туры өрмәсен. Гадәттә кондиционерларда бик күп бактерияләр була, аларның салкын һава белән бергә тәэсир итүе хроник бронхитның кискенләшүенә, пневмониягә китерергә мөмкин”, - диде. Әгәр инде эсседә үзегезне начар хис итсәгез, башыгыз авыртаса,  әйләнсә, хәлсезләнсәгез, мөмкин кадәр тизрәк салкынча урынга күчегез, тән температурасын үлчәгез, су яисә җиләк-җимеш соклары эчегез. Хәлегез җиңеләймәсә, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итегез.

Зөлфия Галим.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация