Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Үлем­сез полк” па­рад­ка “әзер­лә­нә”

"Ү­лем­сез полк" иҗ­ти­ма­гый ак­ци­я­се җир­ле те­ле­ком­па­ни­я­се хез­мәт­кәр­лә­ре ини­ци­а­ти­ва­сы бе­лән Томск 2012 ел­да оеш­ты­рыл­ган иде. Хә­зер ул бө­тен­рос­сия ак­ци­я­се­нә әве­рел­де. Чал­лы­да ул бы­ел өчен­че мәр­тә­бә үт­кә­ре­лә. "Үлем­сез полк" мар­шы­на чал­лы­лы­лар, тө­гәл­рә­ге уку­чы­лар­ның шә­һәр со­ве­ты һәм иң ак­тив уку­чы­лар бе­рен­че тап­кыр 2014 ел­ның язын­да ку­шыл­гнннар иде. Бө­ек Ва­тан су­гы­шы сол­дат­ла­ры­ның ба­тыр­лы­гы­на сок­ла­ну...

"Ү­лем­сез полк" иҗ­ти­ма­гый ак­ци­я­се җир­ле те­ле­ком­па­ни­я­се хез­мәт­кәр­лә­ре ини­ци­а­ти­ва­сы бе­лән Томск 2012 ел­да оеш­ты­рыл­ган иде. Хә­зер ул бө­тен­рос­сия ак­ци­я­се­нә әве­рел­де. Чал­лы­да ул бы­ел өчен­че мәр­тә­бә үт­кә­ре­лә.

"Үлем­сез полк" мар­шы­на чал­лы­лы­лар, тө­гәл­рә­ге уку­чы­лар­ның шә­һәр со­ве­ты һәм иң ак­тив уку­чы­лар бе­рен­че тап­кыр 2014 ел­ның язын­да ку­шыл­гнннар иде. Бө­ек Ва­тан су­гы­шы сол­дат­ла­ры­ның ба­тыр­лы­гы­на сок­ла­ну һәм хөр­мәт бе­лән үт­кә­ре­лү­че "Үлем­сез полк" мар­шын­да бы­ел өл­кән­нәр­дә кат­на­ша.

Мә­га­риф ида­рә­се яр­дә­ме бе­лән шә­һәр уку­чы­лар со­ве­ты оеш­тыр­ган бу пат­ри­о­тик ча­ра бе­рен­че тап­кы­рын­да ук шә­һәр­нең 62 мәк­тә­бен­нән 700дән ар­тык уку­чы­ны җә­леп ит­кән иде. Был­тыр па­рад­та кат­на­шу­чы­лар та­гы да күб­рәк бул­ды. Бы­ел исә, шә­һәр уку­чы­лар со­ве­ты җи­тәк­че­се Свет­ла­на Кор­не­ва сүз­лә­ре­нә ка­ра­ган­да, ак­ци­я­дә 64 мәк­тәп уку­чы­ла­ры кат­на­ша­чак. Һәр мәк­тәп­тән 15әр тран­с­па­рант әзер­лән­гән.

Шә­һәр­дәш­ләр "Үлем­сез полк" мар­шын­да Бө­ек Ва­тан су­гы­шын­да кат­наш­кан 1800 су­гыш­чы­ның фо­то­су­рә­тен то­тып кат­на­шыр­га те­ләк бел­дер­гән. Кат­на­шу­чы­лар, әл­бәт­тә, 3-4 тап­кыр күб­рәк бу­ла­чак. Шу­ны­сы ку­а­ныч­лы, ел­дан-ел күб­рәк ке­ше­не җә­леп итү­че ак­ци­я­дә ин­де уку­чы­лар гы­на тү­гел, яше-кар­ты кат­на­ша. Оеш­ты­ру­чы­лар сүз­лә­ре­нә ка­ра­ган­да марш­ка язы­лу­чы­лар­ның иң өл­кә­не­нә - 92, иң ке­че­се­нә 3 яшь икән. Мар­шта кат­на­шыр­га те­лә­ү­че­ләр 71-24-49 те­ле­фо­ны­на (15нче ба­ла­лар иҗат йор­ты те­ле­фо­ны, "Үлем­сез полк" ку­ра­тор­ла­рын ча­кы­рыр­га ки­рәк) шыл­ты­ра­тып, язы­ла ала. Тер­кә­ү­нең соң­гы кө­не - 8 май.

"Шә­һәр ке­ше­ләр һә­лак бул­ган су­гыш­чы­лар­ның фо­то­ла­рын "Фо­тэкс" фо­то­са­лон­на­рын­да (алар шә­һәр­дә 12 урын­да), шу­лай ук "Камс­наб" би­на­сын­да ур­наш­кан "Ир­Ма" ти­пог­ра­фи­я­сен­дә нәкъ Мәс­кә­ү­дә­ге­чә итеп зу­рай­тып яса­та ала. Тран­с­па­рант­ны һәр­кем үзе ясар­га ти­еш, әл­бәт­тә. Па­рад­та кат­на­шыр­га те­лә­ү­че өл­кән яшь­тә­ге­ләр­гә, әй­тик Бө­ек Ва­тан су­гы­шын­да кат­наш­кан су­гыш­чы­лар­ның тол ха­тын­на­ры­на, бу эш­тә во­лон­тер­лар яр­дәм итәр­гә әзер", - ди Свет­ла­на Вла­ди­ми­ров­на.

9 май көн­не "Үлем­сез полк" мар­шын­да 4-5 мең­ләп шә­һәр­дә­ше­без кат­на­шыр дип кө­те­лә. Алар­га "Азат­лык" мәй­да­нын­да шә­һәр ха­ки­ме җи­тәк­че­ле­ген­дә шә­һәр Со­ве­ты де­пу­тат­ла­ры һәм ха­ки­ми­ят хез­мәт­кәр­лә­ре ку­шы­ла­чак. Полк па­рад бе­лән "Азат­лык" мәй­да­нын­нан Хә­сән Ту­фан прос­пек­ты буй­лап, Яр Буе мәй­да­ны­на ба­ра­чак.

Та­тар­стан­да яшә­ү­че 62 мең­гә якын ке­ше һәм Ка­зан­да яшә­ү­че 20 мең­ләп ке­ше 9 нчы Май­да "Үлем­сез полк" ак­ци­я­сен­дә кат­на­шыр­га ни­ят­ли.

Ил­ги­зә ЛОТ­ФУЛ­ЛИ­НА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев