Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Лилия Кыяметдинова: «1нче сыйныфка баручы кызыма мәктәп формасын үзем тегеп бирдем»

Бүген – 1нче сентябрь. Бу айга аяк басу белән шатлыклы да, бераз мәшәкатьле дә көннәр башлана. Бүген мәктәпләрдә һәр бала көтеп алган, кызыклы вакыйгаларга бай булган, яңа уку елы башлана. Күңелләрдә сөенеч, йөзләрдә шатлыклы елмаю балкый. Бу көнне ата-аналар нәни сабыйлардан ныграк дулкынланадыр, мөгаен. Чөнки балаларын мәктәпкә озату – алар өчен иң зур сынау булып тора. «Беренче сыйныфка – беренче тапкыр барабыз бит», – дип уртаклашалар әңгәмәдәшләрем Лилия белән Әмилә Кыяметдиновалар.

– Мәктәпкә берничә ай элек, күптәннән әзерләнә башладык инде, – дип сөйли кызы Әмиләне беренче сыйныфка озатучы Лилия Кыяметдинова. – Без 39нчы гомуми белем бирү мәктәбендә махсус әзерлек курслары уздык. Моны мин бик уңайлы һәм бик кирәкле булды дип саныйм. Алдан ук укытучылар билгеле була, бала да әкренләп булса да яңа режимга ияләшә бара. Безнең белән бер сыйныфка балалар бакчасында бергә йөргән берничә бала да бара. Кызым Әмилә аларны бик яхшы белә. Бергәләшеп мәктәпкә күнегергә дә уңайлы булыр дип саныйм.
Әңгәмәдәшемнән кызлары Әмиләне беренче сыйныфка ни рәвешле әзерләгәннәре турында да кызыксындым. 
– Яраткан кызыбыз өчен махсус уку бүлмәсе әзерләдек, уңайлы өстәл дә сатып алдык. Ә мәктәп формасы белән ап-ак күлмәген Әмиләгә үз кулларым белән бик рәхәтләнеп үзем тегеп бирдем. Кызыбызның беренче сыйныфка баруына әле дә ышанып бетеп булмый... Әле бит күптән түгел генә балалар бакчасына озата барган идек. Ә бүген исә мәктәпкә барабыз! Балалар бик тиз үсә шул... Шунысы сөенечле: Әмилә кызыбыз мәктәпкә баруны бик көтә, күп кенә сораулар бирә, кызыксына. Мин дә аның белән бергә дулкынланам һәм шулай ук беренче сентябрьне көтәм. 
Лилиядән беренче сыйныф линейкасына барасызмы, дип тә сорадым. Ни өчен дигәндә, үзем беренче тапкыр мәктәпкә барганда әтием белән әнием махсус эштән сорап, мине озата барганнар иде. Әле үз буем кадәр гладиолус чәчәкләре дә тотып барганым истә калган. Мондый вакыт бер генә була һәм гомерлеккә хәтергә сеңеп кала.  
– Мәктәпкә озата барырга үзебездән кала, туганнарыбыз да киләчәк. Ни өчен дигәндә, 1 сентябрь – безнең барыбыз өчен истәлекле бәйрәм ул. Алга таба уку ничек барыр, кызыма ошармы, юкмы, дуслар таба алырмы, алар белән мөнәсәбәтләре ничек булыр – болар турында еш уйланам һәм бик борчылам. Кызыбыз, Аллага шөкер, бик акыллы, ләкин тынгысызрак. Беренче вакытта кыенлыклар булыр, дип уйлыйм. Яңа режимга, бигрәк тә җәйдән соң, күнегергә, өй эшләрен эшләргә кирәк булачак. Ләкин бу вакытлыча гына кыенлыклар булыр дип саныйм. Безнең мәктәп яңа һәм өй янында гына урнашкан, җитмәсә беренче сменада укыячакбыз – монысы да сөендерде, әлбәттә. Укырга барачак мәктәбебез бик таныш, чөнки нәкъ монда без ике ел йөзү белән шөгыльләнгән идек. Алга таба да бассейнга йөрүне дәвам итәчәкбез, Алла теләсә. Ә башка түгәрәкләргә килгәндә, кайсысына йөрербез икәне әлегә билгеле түгел. Әмилә әле бу турыда үзе дә уйласын, мәктәпкә дә ияләшсен дип торам, – дип бик ачылып сәйләде Лилия Кыяметдинова. 
Кеше өчен иң изге сүзләр – әти-әни, туган як, мәктәп. Туган җиребезне сагынсак, туган йортыбыз, мәктәбебез күз алдына килеп баса. Мәктәпне уйласак, туган җирне сагынабыз. Әлеге төшенчәләр кешенең йөрәк түрендә һәрчак янәшә булачак. Кая гына барып, кемнәр генә булсак та, без әти-әниебез, туган ягыбыз, туган мәктәбебез үстергән бала булып калачакбыз. Барыгызны да яңа уку елы башлану белән чын күңелдән котлыйбыз. Уңышлар сезгә, балалар!

Гөлия Ибатуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация