Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Машина төзүчеләр бәйрәм итте

Шәһәрдә республика Машина төзүчеләр көне уңаеннан тантаналы чара булды. Анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, шәһәрләр, предприятие һәм оешмалар җитәкчеләре катнашты.

Тантана башланганчы кунаклар Орган залы янында машина төзелеше предприятиеләренең продукцияләре күргәзмәсен карады. Монда күп функциялн йөк машиналары, автобуслар, электромобильләр, тракторлар, заряд станцияләре, газотурбина корылмалары, медицина җиһазлары һәм башкалар куелган иде. Президент югары класслы AURUS машинасы, «КАМАЗ»ның, Ремдизельнең һәм башка предприятиеләрнең яңа техникасын кызыксынып карады.
Рөстәм Миңнеханов республикада өч меңнән артык машина төзелеше предприятиесендә 120 мең кеше эшләвен әйтте. Ул тармак хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәм белән котлап, кыенлыкларга карамастан, быел күрсәткечләрнең үсешен билгеләп үтте. 2021 елның 7 аенда 408 миллиард сумлык продукция төяп озатылган. Бу 2019 ел белән чагыштырганда 1,5 тапкырга артык, экспортка товар җибәрү өчтән бер өлештән дә күбрәккә артты, моннан тыш,  предприятиеләрдә хезмәт җитештерүчәнлеген  арттыру программасы да гамәлдә. Татарстан Президенты цифрлаштыруны көндәшлеккә сәләтлелекнең мөһим өлеше дип   атады. «Татарстанда 27 предприятие дәүләт оборона заказы кысаларында эшли. Ышаныч белдерүләре өчен Россиянең Оборона министрлыгына рәхмәт», – диде Президент.
Ул шулай ук машина төзелеше тармагы ветераннарына да рәхмәт әйтте, күп кенә предприятиеләрдә эшче гаиләләрнең берьюлы берничә династиясе эшләвен дә билгеләп үтте.
Аның фикеренчә, бу эштә WorldSkills хәрәкәтенең роле бик зур. Быел Татарстанның һөнәри осталык буенча җыелма командасы егет-кызлары ярышларның Россия этабында беренче урын алган.
Соңыннан Президент, машина төзелеше комплексы үсешенә зур өлеш керткән өчен, Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев Чаллыны Россиянең машина төзүчеләре башкаласы дип атады һәм Чаллы машина төзүчеләренә фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация