Машина йөртүчеләргә кагылышлы законга үзгәрешләр кертергә җыеналар
Машина йөртүчеләрдә, таныклыкларын яңарту вакытына кадәр, транспорт белән идарә итүгә комачаулаучы авырулар ачыкланырга мөмкин. Табиблар мондый очраклар хакында ЮХИДИ идарәсенә хәбәр итә башлаячак.
Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы законына шундый төзәтмәләр кертү күздә тотыла. Хәзер хөкүмәт әлеге закон проектын Дәүләт Думасына тәкъдим итәргә тиеш.
Бүгенге көндә машина йөртүчеләр 10 елга 1 тапкыр, ягъни таныклыкларын яңартканда гына медицина тикшерүе үтә. “Әлеге ара эчендә кешенең саулыгы какшап китәргә мөмкин. Мисал өчен кешенең күз күреме, кул-аяклары белән бәйле авырулары барлыкка килә ала. Яки аны наркодиспансерга исәпкә алган булырга мөмкиннәр. Мондый очракларда машина йөртүче 2 ай эчендә транспорт белән идарә итәргә рөхсәт бирүче таныклыгын яңартырга тиеш булачак. Юкса, әлеге вакыт узганнан соң аның таныклыгы гамәлдән чыгарылачак”, – ди белгечләр.
Хокук саклау органнарына кешенең төгәл диагнозы хәбәр ителмәячәк. Аларга бары йөртүченең Сәламәтлек саклау министрлыгының махсус базасына кертелүе хакында хәбәр җибәреләчәк.
Мәгълүм булганча, соңгы 5 елда наркобәйлелек һәм алкоголизм диагнозы куелып, 105 мең кеше машина йөртү таныклыгыннан колак каккан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев