Бу турыда РФ Президенты Владимир Путин хәбәр итте.
Ил башлыгы Владимир Путин Федераль җыенга юлламасы белән мөрәҗәгать итте. Анда ул махсус хәрби операция турында да сөйләде. Хәрбиләргә ярты елга бер тапкыр отпуск биреләчәге турында әйтте. Солдатлар гаиләләре янында кимендә 14 көн ял итә алачак.
Махсус хәрби операциядә үзләрен уңай яктан күрсәткән офицерларга өстенрәк вазыйфалар биреләчәк. Дәүләт органнарында да аларга зур ихтыяҗ булачак, дип белдерде.
Нет комментариев