Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Мэр Бариевны ни өчен хуплады?

Дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәр мэры Наил Мәһдиев короновируска бәйле вәзгыятьнең киеренкелеген истә тотып, бу атнада спорт, мәгариф, мәдәният оешмалары җитәкчеләрен чакырып, оператив штаб утырышы үткәрергә кушты.

Роспотребнадзорның Чаллы идарәсе башлыгы Илгизәр Бариев әйтүенчә, бүгенге көндә коронавирус инфекциясе йоктырган 175 кеше хастаханадә дәвалана.  Шәһәрдә авыручылар саны узган атна белән чагыштырганда ике тапкыр арткан. «Моңа кадәр 20-25 кешедә ковид ачыкланса, хәзер ул 50дән артык. Шуңа күрә без санитар-эпидемиологик таләпләрне катгыйландырырга мәҗбүрбез. Мәктәпләрдә, балалар бакчаларында иртән «фильтр» үткәрелергә тиеш. Безнең максат: температуралы балаларны – бакчаларга, мәктәпләргә, хезмәткәрләрне эшкә кертмичә, коллективларны йогышлы авырудан саклап калу. Дистанцион эшкә күчү мөмкинлеген дә карарага кирәк. Мәскәү, Санкт-Петербурглардагы хәлләр өмет уятмый. Хастаханәләргә, ашыгыч ярдәм хезмәтенә авырга туры килергә мөмкин», – диде ул. Мэр аны хуплады. 
Рейдлар дәвам итә. Тикшерелгән предприятие- оешмаларда вакцина ясатучлар 80-97%. Санитар таләпләрне бозучылар административ җаваплылыкка тартыла. Узган атнада суд 3 кешегә 7,500әр сум штраф түләтү турында карар чыгарган. 
Шәһәрдә битлек, куар-код, социаль дистанция режимы дәвам итә.  
Белгечләр әйтүенчә, санитар таләпләрне бозу җәмәгать транспортында, җәмәгать туклануы  предприятиеләрендә еш күзәтелә икән. 

Зөлфия Галим
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация