Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Мәктәп яны лагерьлары эшли башлады

Ел саен җәйге каникуллар башлану белән Чаллыда балалар өчен мәктәп яны лагерьлары эшли башлый. Әнә шуларның берсе кичә 54нче гимназиядә 220 укучы балага үз ишекләре ачты. Смена 30нчы июньгә кадәр дәвам итәчәк.

Балаларның 200 – сәламәтләндерү отрядларында, 20 – хезмәт отрядына барачак. Соңгысы 25 июньгә кадәр була. Барлыгы лагерьда 9 отряд була, һәрбересендә 25әр укучы. Балалар белән 16 укытучы, 2 физкультура укытучысы, 2 түгәрәк җитәкчесе, 2 өлкән вожатый, шәфкать туташы эшләячәк.

–  Моннан тыш, безгә педагогия колледжыннан 8 студент практика үтәргә килә, –  ди гимназиянең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Диләрә Загуменова. Мәктәп яны лагерена нигездә башлангыч сыйныф укучылары йөрергә теләк белдерә, араларында беренче сыйныфка быел гына керә торган 7 бала да бар. Хезмәт отрядына 14-17 яшьлек балаларны гына алалар. Алар мәктәп бакчасында һәм лагерьда вожатый булып эшләячәк.

Мәктәптә ял итүче балалар өчен йокы һәм уен бүлмәләре каралган.

Сәламәтләндерү отрядларында балалар иртәнге 8дән кичке 5кә кадәр, хезмәт отрядына йөрүчеләр иртәнге 8дән көндезге 3кә кадәр булалар.

Лагерьда балалар көненә өч тапкыр бушлай ашыйлар, ата-аналар үткәрелә торган чаралар өчен генә акча түлиләр.

Гимназиянең мәктәп яны лагеренда ял итүчеләр бассейнга, театрларга, мәдәният сарайларына, яшьләр үзәкләренә, “Родник” халыклар дуслыгы йортына барачаклар. Үзләрендә дә төрле спорт, мәдәни чаралар, мастер-класслар үтәчәк. Аларның күбесе быелгы туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышлана.

– Санитар-эпидемиология вәзгыятен исәпкә алып, күпчелек чаралар саф һавада үтәчәк,  – ди лагерь башлыгы Елена Солтанова. –  Смена барышында безгә “Болгар” бию ансамбле, курчак театры киләчәк.  Актлар залында булачак концерт-спектакльләргә балаларны кечкенә төркемнәргә бүлеп кертәчәкбез. Барлык чаралар да санитар таләпләргә туры китереп башкарылачак. 

Исегезгә төшерәбез, шәһәр мэры Наил Мәһдиев лагерьларның азык-төлек блогын да, балалар белән эшләячәк хезмәткәрләрне дә җентеклеп тикшерергә кирәклеген ассызыклады. “Билгеле бер авырулары булган гражданнар кухняга кертелергә тиеш түгел. Санитар кенәгәләрен тикшерү мәҗбүри, ковид белән бәйле анализлар булырга тиеш”, – диде ул. 

Мәктәп яны лагерьларда барлыгы 10 800 бала ял итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация