Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ноябрь ялларында күпфункцияле үзәкләр ничек эшли?

Яңа коронавирус инфекциясе таралуны туктату максатыннан, 11 октябрьдән Татарстанда яңа чикләүләр кертелүе турында газетабызда язган идек инде. Шуннан соң, шәһәрнең күпфункцияле үзәкләренә халык ташкын кебек агыла башлады, 3 филиалда да чиратлар хасил булды.

Моңа кадәр республиканың күпфункцияле үзәкләре көненә 1500 кеше кабул итсә, 11 октябрьдән соң бу сан 10 тапкыр арткан. 
Алар арасында өлкән яшьтәге кешеләр күпчелекне тәшкил итә. Аларның күбесендә кнопкалы телефон, шунлыктан вакцина ясатканны дәлилли торган QR-кодлы сертификат алалмыйлар. Яңа шәһәрнең 3/16 йортында урнашкан үзәктә дә шул ук хәл. «Вакцинаны 4нче шифаханәдә ясаттым, куар-код алу өчен биредә 3-4 сәгать чиратта торырга кирәк. Без гади телефонга ияләнгән, заманча телефон белән эшли дә белмибез. Нигә вакцина ясаткан җирдә безгә куар-код бирмиләр икән», – ди яңа шәһәрнең 3нче бистәсендә яшәүче Нәкыя Яруллина.
Эшләре бик тыгыз булса да, әлеге үзәк җитәкчесе Юля Азимова укучыларга кирәкле мәгълүмат бирергә вакыт тапты.
– Күп җирдә ял көннәре игълан итсәләр дә, без эш көннәреннән тыш, шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә дә 8дән 17гә кадәр эшлибез. Ял көнне 8-17 сәгатьләрдә QR-код бирү хезмәте генә күрсәтелә. Әлеге хезмәт сишәмбе көнне иртәнге 8дән кичке 8гә кадәр эшли. Бу көнне 8-11 сәгатьләрдә ЕСИАда хисап язуын раслатырга килүчеләр генә кабул ителә. Безгә паспорт һәм СНИЛС белән килергә кирәк. 4, 6, 7 ноябрьдә 8-17 сәгатьләрдә  QR-код алу өчен фәкать шул хезмәт кенә күрсәтелә. Өлкәннәргә балалары, туганнары үзләренең смартфоннары ярдәмендә шәхси кабинет булдыра алалар. Шуннан соң өлкәннәр КФҮгә барып хисап язмасын расларга тиеш. Вакцинация ясатканнан соң шәхси кабинетта QR-кодлы сертификат барлыкка килә. Аны балалар әти-әниләренә бастырып бирсеннәр иде. Аның белән кешеләр эшкә һәм башка урыннарга керә алачаклар, – диде ул. 
Ә берничә ай элек вакцина ясатучылар шифаханәгә барып, сәламәтлек саклау министрлыгының вакцина алган кешеләр реестрына кертүләрен сорарга тиешләр. Шуннан соң гына шәхси кабинетта сертификат барлыкка киләчәк. 
Вакцина ясатып та, сертификат шәхси кабинетта булмаска мөмкин. Моның берничә сәбәбе бар: медицина оешмасы мәгълүматларны реестрга дөрес кертмәгән, регистрда СНИЛС күрсәтелмәгән, гражданин вакцина ясатучылар көндәлегенә кермәгән һәм вакцина ясату фактын расламаган. Мондый очракларда да өлкәннәргә балалары ярдәм итәргә тиеш.  
Чирне табиблар ярдәменнән тыш кына үткәргән кешегә куар-код бирелми. Шулай ук антитәнчекләргә тест нәтиҗәләре турындагы белешмә дә, әлеге сертифкатны алырга нигез була алмый. 
Күпфункцияле үзәктә чиратлар тиз генә бетмәс төсле. Биредәге хезмәткәрләрнең эше бик катлаулы. Өлкәннәргә кат-кат аңлатырга туры килә.
– Бөтен кешегә ярап бетеп булмый, шулай да без халыкны канәгатьләндерергә тырышабыз. Хезмәткәрләребезнең барысы да вакцина ясатты. Сезонлы чирләр белән авырып китүчеләр генә бар. Безгә волонтерлар да ярдәмгә килә. Алар белән бергәләп, өлкән яшьтәге кешеләрне көзге юеш, салкын көннәрдә урамда озак тотмыйча, тиешле ярдәмне күрсәтәбез, – ди Юля Исламнуровна. 
1,2,3,5 ноябрьдә күпфункцияләрдә башка хезмәтләрне дә алырга була. 3,5 ноябрьдә эш көне бер сәгатькә кыскара. 
Зөлфия ГАЛИМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация