Шəhри Чаллы

Нәтиҗәләр билгеле

12 май­да 9нчы сый­ныф уку­чы­ла­ры та­тар те­лен­нән бер­дәм рес­пуб­ли­ка тес­ты тап­шыр­ган­нар иде. 23 май­да аның нә­ти­җә­лә­ре бил­ге­ле бул­ды.

Им­ти­хан­нар уку­чы­лар­ның та­тар те­лен нин­ди прог­рам­ма бу­ен­ча өй­рә­нү­лә­ре­нә ка­рап, мах­сус би­рем­нәр бу­ен­ча та­тар сый­ныф­ла­рын­да, та­тар төр­кем­нә­ре һәм рус төр­кем­нә­рен­дә уку­чы­лар өчен ае­рым үт­кә­рел­де. Сы­нау­лар яңа төр фор­ма­да, нәкъ БДИ ке­бек үк им­ти­хан би­рү пун­ктла­рын­да, ме­талл эз­ләү җай­лан­ма­ла­ры аша үтеп, БДИ ка­гый­дә­лә­ре бу­ен­ча үт­кә­рел­де. Уку­чы­лар­га би­рем­нәр­не чи­шү өчен 2,5 сә­гать ва­кыт би­рел­де.

Баш­ка­рыл­ган эш­ләр Ка­зан­да мәгъ­лү­мат эш­кәр­тү үзә­ген­дә тик­ше­рел­де. Им­ти­хан нә­ти­җә­лә­ре бу­ен­ча өл­ге­реш - 95,3 про­цент, сый­фат - 55,8 про­цент тәш­кил итә.

Бер­дәм рес­пуб­ли­ка тес­тын­да 40 уку­чы 100әр балл җый­ган. 2нче гим­на­зи­я­дән ан­дый­лар - 6, 84нче ли­цей­дан 5 уку­чы. 21, 29, 32, 57 нче мәк­тәп­ләр­дән-3әр, 52, 18, 36, 37нче мәк­тәп­ләр­дән 2шәр уку­чы мак­си­маль балл җый­ган. 60нчы мәк­тәп­тән та­тар те­лен рус төр­ке­мен­дә өй­рән­гән бер уку­чы­ның тес­ты шу­лай ук 100 балл­га бә­я­лән­гән.

Тест нә­ти­җә­лә­ре бу­ен­ча уку­чы­лар­га мах­сус сер­ти­фи­кат­лар тап­шы­ры­ла­чак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: