Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Өмә - 16 октябрьдә

1 октябрьдә шәһәр территориясен җыештыру һәм яшелләндерү буенча традицион көзге санитар-экологик айлык башланды. Бу чорда агач һәм куаклар утырту һәм санитар кисү, газоннарны, юлларны, су коеларын чистарту һәм ремонтлау, чәчәк түтәлләре казу, кара туфрак кертү һәм башка чаралар планлаштырылган.

Әлеге эшләрне башкару өчен бердәм «санитар» көн – чәршәмбе билгеләнгән. 
– Бу көнне көтәргә кирәк түгел, алдан башласак та ярый, – диде шәһәр башлыгы Наил Мәһдиев. –  Чаллы республикада иң яшел шәһәр булсын өчен барысын да эшләргә кирәк. Хәзер агачлар һәм куаклар утырту өчен иң кулай вакыт. Җирдә дым җитәрлек, һава температурасы 14 градуска кадәр җылы булыр дип фаразлана. Шуңа күрә коры кояшлы көннәр торганда үз территорияләрне тәртипкә китерә башлагыз. Хуҗаларча карагыз, кайда агачларны, куакларны утыртырга була, үзегез хәл итегез. Безгә бернәрсә дә комачауламый, бары тик теләк һәм шәһәребезгә карата мәхәббәт белән ихтирам булсын.
Үрнәк итеп ул Автозавод районын китерде. Биредә агачларны инде 14 сентябрьдән утырта башлаганнар. 


– Бу эшкә территориаль-иҗтимагый үзидарәләр, идарә итүче компанияләр, мәктәпләр, өстәмә белем бирү оешмалары, депутатлар, актив шәһәрдәшләребез дә кушылды, – диде район башлыгы Винер Харисов. – Аеруча, компенсацион утыртуга игътибар юнәлдерәбез. Барлыгы Автозавод районында 1061 агач утырту планлаштырылган, аларның 517е утыртылган инде. 
– Инициатива иң беренче чиратта район башлыгында булырга тиеш. Ул киңәш кенә биреп калмыйча, үзе дә актив катнашып, башкаларга үрнәк күрсәтергә бурычлы.  Шәһәрне матур, чиста, яшел итүдә аның теләге бар икән, ул шулай була да, – диде мэр.  
Көзге айлык башлануын көтмичә, Гренада, Сидоровка паркы, Кереселидзе, Тинчурин бульварларында, Г. Тукай исемендәге Яр буенда, Чулман проспекты буенча 46нчы, 37нче комплексларда, Әлмәт тракты буенда, М. Йосыпов урамы һәм Чулман проспекты киселешендә, 28, 29, 30, 42нче комплекс ишегаллары территорияләрендә агачлар утырттылар инде.
Барлыгы Чаллыда, махсус айлык вакытында, 5 400 гектар шәһәр мәйданын чүп-чардан һәм яфраклардан чистарту, 12 300 куб.м чүп-чар чыгару, 5 мең агач һәм куак утырту, 8,5 мең агач һәм 10 мең куакны санитар кисү планлаштырыла. Моннан тыш, торак фонды территориясендә барлык спорт һәм балалар уен мәйданчыклары, ял итү почмаклары, эскәмияләр төзекләндереләчәк. Сентябрь аенда исә барлыгы 1347 агач утыртылды. 
4 октябрьдән 10 октябрьгә кадәр республикабыз территориясендә «Урманны саклыйк» дигән акция дә узачак. Быел исә әлеге чара коронавирус инфекциясе белән көрәшүче медицина хезмәткәрләренә багышланып, «Сәламәт урман – сәламәт кешеләр» дигән лозунг астында үтәчәк.

 
Айлык кысаларында 16 октябрь көнне шәһәр территориясен төзекләндерү, яшелләндерү һәм санитар чистарту буенча гомумшәһәр өмәсе үткәрү планлаштырыла.

Зөһрә Вәлитова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация