Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

ОСАГО тагын кыйммәтләнергә мөмкин

Соңгы вакытларда ОСАГО полислары бәясен арттыру гадәти күренешкә әйләнеп китте, дисәк тә ялгыш булмас. Иминият компанияләре моны түләүләрнең артуы белән бәйли. Барлык төр хезмәтләргә һәм товарларга даими рәвештә бәя артканда, нигә безнең хезмәтләр очсыз булырга тиеш, диючеләр дә бар. Быел ОСАГО бәясе янә артырга мөмкин. Коэффициентның артуы юл һәлакәтләрендә үлемнәр...

Соңгы вакытларда ОСАГО полислары бәясен арттыру гадәти күренешкә әйләнеп китте, дисәк тә ялгыш булмас. Иминият компанияләре моны түләүләрнең артуы белән бәйли. Барлык төр хезмәтләргә һәм товарларга даими рәвештә бәя артканда, нигә безнең хезмәтләр очсыз булырга тиеш, диючеләр дә бар.

Быел ОСАГО бәясе янә артырга мөмкин. Коэффициентның артуы юл һәлакәтләрендә үлемнәр санын киметү чаралары планына кертелгән. Бу тәкъдимне Россия иминиятчеләр берлеге заказы буенча бәйсез үзәк тәкъдим итте.

Экспертлар ОСАГО бәясен исәпләүнең ике вариантын тәкъдим итәләр. Беренчесендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларның барысы да исәпкә алына. Әйтик, алар 5-10 булса, полис бәясе - 1,86, ә 10-15-2,06, 15-20-2,26 тапкыр арта. Кагыйдәләрне бозу 35тән артып китсә, ОСАГО коэффициенты 3,04 була.

Икенче вариант катгыйрак. Дөрес, бу очракта җитди һәлакәтләр генә исәпкә алына. Боларга юлның каршы ягына чыгу, светофорның кызыл утына керү керә. Мондый очракта кагыйдәләрне 5 тапкыр бозсаң, полис бәясе 3,12, ә 20 тапкыр бозсаң, 8,29 тапкыр артырга мөмкин.

ОСАГО полисына бәя арту халык арасында төрле фикерләр тудырды. Кайберәүләр иминият полисы буенча түләүләрне аз дип саный. Алар фикеренчә, бу акча юл-транспорт һәлакәтеннән соң машинаны төзекләндерүгә җитми. Шуңа күрә машинаны ватык килеш сатуны кулай күрәләр.

Бу хакта шәһәрдәшләребезнең фикерләре

түбәндәгечә:

Илдар Гарипов, шофер:

- Мин эш машинасы белән ДТП ясаган идем. Иминият компаниясеннән алган акчага машинаны төзәтеп булмады. Шуңа күрә очсызлы автосервис табып, тотылган запас частьләргә машинаны ясаттым.

Ландыш Харрасова, шәхси эшмәкәр:

- Барлык товарларга һәм хезмәтләргә бәя артканда, ОСАГО гына элеккечә калмас инде. Бәяне юл-транспорт һәлакәте ясаучыларга арттырырга кирәк. Бәлки юлларда тәртипсезлек кимер иде. Күзәткәнем бар, күпләр юри кагыйдәләрне боза. Кыйммәтле машиналарда йөрүчеләргә этлек эшләүчеләр дә булгалый. Шундыйлар аркасында иминият компанияләренең чыгымнары арта. Нәтиҗәдә, алар полис хакын күтәрергә мәҗбүр булалар. Штрафлар һәм полис бәясе арту ваемсыз машина йөртүчеләрне киметсен иде. Алар аркасында күпме кеше зыян күрә бит.

Гөлназ Насыйбуллина, иминият компаниясе агенты:

- Сүз дә юк, ОСАГО бәяләрен арттыру машина йөртүчеләрнең кесәсенә "суга". Ләкин аларның да төрлесе бар. Кайберләре, мәсәлән, аңлы рәвештә юл йөрү кагыйдәләрен боза. Икенчеләре - ялгыш. Кагыйдәләрне бозмаучылар да бар. Минемчә, даими рәвештә кагыйдәләрне бозып, якыннарына кайгы китергән кешеләргә бәяне арттырырга гына түгел, аларны полистан һәм машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәргә кирәк.

Яңа үзгәрешләр акча җыюга гына түгел, халыкның иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән булырга тиеш. Аларның катгыйлыгыннан машина йөртүчеләр сабак алсыннар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев