Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Подъездларны дезинфекциялиләр

Хәзер график буенча үз имзаларын торак-коммуналь хезмәткәрләре генә түгел, ә йортта яшәүчеләр дә калдыра.

Коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү максатыннан күпфатирлы йортлар подъездларында дезинфекция үткәрелә. Хәзерге вакытта Чаллыда көн саен 8 277 подъездның һәрберсендә ишекләр, перила, чүп-чар камералары, домофон, лифтлар эшкәртелә. Лифт кабинасына аерым игътибар бирелә, чөнки ул бактерияләр күпләп үрчи торган урыннарның берсе булып санала.

«Безнең күп катлы йортыбыз бер подъездлы, анда 300гә якын кеше яши, һәр катта җиде фатир. Шуңа күрә подъездларда даими рәвештә санитар эшкәртү үткәрелүе бик мөһим. Лифтка кергәндә битлек киергә кирәк икәнен дә онытмасак иде», – дип сөйли 16/17 йорт Советы рәисе Людмила Макушина.

Мәҗбүри таләпләрне үтәүдән тыш, подъездларны җыештыру документаль рәвештә теркәлергә тиеш. Хәзер график буенча үз имзаларын торак-коммуналь хезмәткәрләре гынә түгел, ә йортта яшәүчеләр дә калдыра.

«Барлык подъездларда графиклар эленгән. Бу графикта техник хезмәткәр теркәлә, аның эшләү нәтиҗәсен хәзер техник-мастер гына түгел, ә йортта яшәүчеләр дә контрольда тота», — дип аңлатты «Ремжилстрой» идарәче компаниясенең халык белән эшләү бүлеге башлыгы Елена Мурашова.

Подъездларны дезинфекцияләү өчен су белән кушылган хлор известе кулланыла.

Әйтергә кирәк, коронавирус йогышы таралуга каршы тору максатларында, шәһәр мэры Наил Мәһдиев күрсәтмәсе буенча, торак йортларны, җәмәгать транспортын, тукталышларны, җир асты кичүләрен, юлларны, спорт мәйданчыкларын һәм башка объектларны санитар эшкәртү һәрдаим үткәрелә.

Автор: Эльвира Гайнетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация