Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Шифаханәләргә юлны онытып тор!

Татарстан шифаханәләрендә халыкны кабул итүдә чикләүләр кертелде.

ТР сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгы нигезендә 2 февральдән республикада планлы медицина ярдәме күрсәтү туктатылды. Өлкәннәр өчен планлы медицина ярдәме, шул исәптән профилактик медицина тикшерүе һәм халыкның билгеле бер төркемнәрен диспансерлаштыру туктатылып тора. Шулай ук «Демография» илкүләм проекты буенча 65 яшьтән өлкән авыл кешеләренең сәламәтлеген  тикшерү дә алып барылмый.

Шулай ук балаларга медицина тикшерүләрен үткәрү, күчмә медицина комплексларының эше кичектерелде.

Онкология авырулары, шикәр диабеты, кан әйләнеше системасы авырулары булган пациентларга, армиягә чакырылучыларга  һәм йөкле  хатын-кызларга  әлеге  күрсәтмә  кагылмый.

Шифаханәләргә хәзер вируслы авыру симптомнары булганда  һәм прививка ясату өчен генә чакыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация