Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

"Путин" ипотекасы

Җир шарына таралган яңа коронавирус инфекциясе җәмгыятебезгә яңалыклар, үзгәрешләр кертте. Җитәкчеләр эшсез калган гаиләләргә төрле ярдәм күрсәтәләр. Балаларга пособиеләр түләнде, мохтаҗ гаиләләргә азык-төлектән торган “Игелек тартмасы” җыелмасы тапшырылды. Торак шартларын яхшыртырга теләүчеләргә “Путин ипотекасы” дигән ташламалы ипотека гамәлгә керде.

Җир шарына таралган яңа коронавирус инфекциясе җәмгыятебезгә яңалыклар, үзгәрешләр кертте. Җитәкчеләр эшсез калган гаиләләргә төрле ярдәм күрсәтәләр. Балаларга пособиеләр түләнде, мохтаҗ гаиләләргә азык-төлектән торган “Игелек тартмасы” җыелмасы тапшырылды. Торак шартларын яхшыртырга теләүчеләргә “Путин ипотекасы” дигән ташламалы ипотека гамәлгә керде.

Әлеге мөмкинлекне Татарстан һәм Чаллы халкы да кулдан ычкындырмый. Бер ай эчендә Татарстанның Росреестры ташламалы ипотека буенча 288 килешү төзегән. Билгеле булганча, республикада елына 6,5 кенә процент белән ташламалы ипотека гамәлдә. Төп шартларның берсе: әлеге ипотека буенча алыначак фатир яңа йорттан булырга тиеш. Программада ипотеканы быелның 17 апреленнән 1 ноябренә кадәр рәсмиләштергән кешеләр катнаша ала. Белгечләр әйтүенчә, кредитны түләп бетергәнче еллык процент ставкасы үзгәрми. Кредит 20 елга бирелә. Шунысы игътибарга лаек, ипотека алучының торак бәясенең 20 проценты күләмендә беренчел взносы булырга тиеш.
“Путин ипотекасы” программасы буенча торак алучыларның күпчелеге Казанда һәм Чаллыда теркәлгән. Татарстан Росреестры идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова әйтүенчә, беренче ташламалы ипотека май аенда рәсмиләштерелгән булган. Программа популярлаша бара. Ул торак базарында отышлы программаларының берсе булып санала. Шәһәребездә бу ипотека гамәлгә кергәннән бирле 76 килешү төзелгән. “Бу халык мәнфәгатьләрен күз алдында тотып эшләнгән программа. Үз фатирын булдырырга теләгән, моның өчен бераз акчасы, даими эш урыны булган кешеләргә әлеге ипотекадан файдаланып калсалар бик яхшы. Аена 10 000 -13 000 сум акчаны кеше фатирында яшәгән өчен түләгәнче, үз фатирыңа кредит түләү файдалырак. Ислам илләрендәге кебек процентсыз кредитлар тәкъдим итсәләр, халыкка тагын да яхшырак булыр иде. Тик әлегә мондый кредитлар юк, шуңа күрә булган ташламалы кредиттан файдаланып калырга кирәк. Чөнки күчемсез милеккә акча тыгу бервакытта да зыянлы эш булмачак”, - ди шәһәрдәшебез Булат Галимов.
Үз фатирыңа кайтып керү – зур бәхет ул. Ташламалы кредитлар, төзелеш һәм финанс оешмаларының ярдәме белән үз “ояалырын” булдырган бәхетле кешеләр күбрәк булсын. Ә моның өчен илебезнең социаль-икътисадый хәле тотрыклы, имин булуы мөһим.

Зөлфия Галим

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация