Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сабантуйда шәһәрдәшләребез һәм шәһәр кунаклары өчен Фирдүс Тямаев чыгыш ясады (фотолар)

Кичке Сабантуй аеруча да мавыктыргыч һәм бик кызык булды.

Бәйрәм көнне Яр Чаллы шәһәренең Үзәк мәйданы төп сәхнәсендә популяр артистлар һәм иҗат коллективлары, шулай ук «Күңел» радиосы хезмәткәрләре чыгыш ясады. Концерт өлешендә шәһәрдәшләребезгә үзләренең иң матур җырларын Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар, Лия Шәмсина һәм Артур Маузер SAX, Ришат Фазлиәхмәтов, «Казан егетләре» төркеме бүләк иттеләр.
Ә алып баручы Илнур Гомәров: “Телефоннарыгызны әзерләгез. Сезнең алдыгызда “Безнең Тямай!” – дип әйтү белән, мәйдан дер селкенде, шау-шу башланды. Чаллылар аеруча да ТРның атказанган артисты Фирдүс Тямаев чыгышын көткәннәр иде. Фирдүскә кушылып бөтен мәйдан җырлады, биеде, рәхәтләнеп күңел ачты. Артист үзе дә шәһәрдәшләребезне “Миңа адреналин бирегез, Чаллы!” дип, дер селкетеп торды. Мәйданга 20 меңнән артык җыелган халык аның җырларына кушылып җырлады. Ә Сабантуй бәйрәме Фирдүснең инде күпләр яратып өлгергән “Татарлар” җыры белән тәмамланды. Татар халкы өчен горурлык хисләре белән сугарылган бик көчле җыр булды ул! Бөтен мәйдан аны яратып кабул итте.   
Сабан туеның күрке булган бәйрәм салютын барча җыелган кеше таң калып карап торды!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация