Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Салават ярышка дәшә

27-28 февраль көннәрендә шәһәр ипподромында Татарстанның халык артисты "Салават кубогы"на чираттагы машина узышлары була. Бу хакта хакимияттә журналистлар өчен оештырылган матбугат конференциясендә хәбәр иттеләр. "Салават кубогы" Россия беренчелегенең "Милли" төркемендәге 3нче сайлап алу этабы булып санала. Чаллыда ул инде 1998 елдан бирле үткәрелеп килә. Быел 20нче тапкыр уздырыла. Ярышта җөмһүриятнең...

27-28 февраль көннәрендә шәһәр ипподромында Татарстанның халык артисты "Салават кубогы"на чираттагы машина узышлары була. Бу хакта хакимияттә журналистлар өчен оештырылган матбугат конференциясендә хәбәр иттеләр.

"Салават кубогы" Россия беренчелегенең "Милли" төркемендәге 3нче сайлап алу этабы булып санала. Чаллыда ул инде 1998 елдан бирле үткәрелеп килә. Быел 20нче тапкыр уздырыла. Ярышта җөмһүриятнең иң алдынгы һәм көчле спортчылары катнашачак. Бүләкләрнең бер өлешен һәм түләнгән кертем акчаларын авыру балаларга тапшыру ниятләнә.

Журналистлар белән очрашуга Салават үзе килеп җитә алмады. Аның каравы, узышларны оештыручылар арасыннан автоспорт легендасы, мәшһүр спортчы Аркадий Дадаев һәм картингчылар комитеты рәисе Николай Бондарев бар иде. Соңгысы кыскача гына оештыру эшләре турында сөйләп узды. Ярышка барысы да әзер булуын белдерде. Аркадий Дадаев мондый узышларны күп күргән, катнашкан, оештырган кеше буларак, автоярышлар тарихыннан оештыру эшләренә кагылышлы кимчелекләрне санады, аларны булдырмаска өндәде.

Янгын куркынычсызлыгыннан башлап, дәүләт әләмнәренең куелу тәртибенә кадәр мисаллар китерелде. Шулай ук һава торышының "начараеп китү"енә борчылуларын да сиздерделәр. Ник дисәң, ярышлар "кышкы" дип атала бит. Кыш көне, кагыйдә буларак, машиналар карда узышырга тиеш. Ә кар соңгы ике көндә эреп юкка чыгып бара…

Райнур Әгъләметдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев