Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Шәһәрдәшләребезнең торак йортларына вакытыннан алда кайнар су бирә башладылар

Вакытыннан алда кайнар суны 19, 14 комплексларга, шулай ук 17, 18, 21, 45 комплексларның кайсыбер торак йортларына бирә башладылар.

Исегезгә төшерәбез, гидравлик сынауларның икенче этабына 31 май көнне старт бирелде һәм ул Яңа шәһәргә кергән объектларга кагылды. Опрессовка 13 июньдә тәмамланырга тиеш. Нормативлар буенча, салкын суны сүндереп тору вакыты 14 көннән дә артмаска тиеш.
Шулай итеп, 4 июньгә кайнар суны түбәндәге объектларга бирделәр инде:  
– 45 комплекс (45/01, 45/14 торак йортларыннан кала);
– 19 комплекс тулаемы белән;
– 17 комплекс (17/10 йортыннан кала, 17/17 балалар бакчасыннан кала);
– 18 комплекс (18/01, 18/02 торак йортларыннан кала;);
– 21 комплекс (21/21 йортыннан кала);
– 20/01 торак йорты;
– 14 комплекс тулаемы белән.
Бүгенге көнгә 50дән артык торак йортка вакытыннан алда кайнар су бирделәр. Барысы бергә кайнар сусыз 187 йорт санала. 

 

Фото: tv.krasno.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация