Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сәнгать музее

Шәһәребездә тагын бер музей барлыкка килде. Беренче балалар сәнгать мәктәбендә, туган ягыбыз рәссамнары һәм талантлы балаларның иҗаты белән шәһәрдәшләрне таныштыру максатыннан заманча рәсем сәнгате музее ачылды. 

Музей ачу идеясен мәктәп директоры Альбина Шәйхулова тәкъдим иткән һәм аны тормышка да ашырган. Бу табигый да, чөнки мәктәп фонды Россия һәм Татарстанның атказанган рәссамнары, талантлы укучыларның картиналары, скульптуралары белән тулылана. Бүгенге көндә музейда 40 лап экспонат бар. Алар арасында данлыклы рәссамнар М.Хаҗиев, Г.Агалтдинов, С.Сираҗиева, Х.Гәрәева, Р.Мөхәммәтдинов, В.Егорова һәм башкаларның иҗат җимешләре зур урын алган. Музейда кул эшләнмәләре, скульптура әсәрләре дә бар. 
Музей ачу тантанасында ТР Дәүләт Советы депутаты Олег Николаев, җырчы Наил Әнәсов та катнашты. Молдовия һәм Румыния рәсем мәктәпләрендә укыган үзенчәлекле рәссам Кристиан Апостол үзенең картиналарын бүләк итте. Мәктәп коллективы музейны киләчәктә экспонатлар белән баетырга җыена.

 Зөлфия Галим

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация