Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Спорт яратучыларга – лаеклы бүләк

Быелгы сезонда «Яшүсмер» клубы оештырган турнирда 32 мәктәп футбол командасы катнашты. Алар арасыннан 77 нче гимназия укучыларының – «Бүреләр-77» командасы җиңүче дип табылды. Аларга – кубок, медальләр тапшырылды, ә мәктәпнең спорт залына ремонт ясалды.

Әйтергә кирәк, монда спорт яратучы укучыларның да өлеше зур. Чөнки җиңүче командага 1,5 миллион сумлык сертификат бирелде. Әлеге суммага түшәм һәм диварлар буялды, керү ишекләре алыштырылды, янгыннан чыгу юлы реконструкцияләнде. Яңа инвентарьләр алынды. Физкультура укытучысы, тренер Павел Шульгин әйтүенчә, мәктәп теләсә нинди йөкләнешкә чыдый торган спорт залы идәне урнаштырылган бердәнбер шәһәр. Биредә рәхәтләнеп, футбол, волейбол уйнарга була.
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев футбол яратучы балаларны тагын бер кат җиңүләре белән котлады һәм тупларында кул тамгасын калдырды. Яңа спорт җиңүләре һәм барлык башлангычларда да уңышлар теләде.
Ул спорт залын заман таләпләренә туры килерлек итеп ремонтлауга зур өлеш керткән Шәһәр Советы депутатларына  рәхмәт әйтте. «Алар вәгъдә иткән сүзләрен гамәлгә ашыралар», – диде.
«Мәктәп футбол лигасы» президенты, РФ Пенсия фондының Чаллы бүлеге җитәкчесе, Шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов, «ПромИндустрия» компаниясе җитәкчесе ТР Дәүләт Советы депутаты Николай Атласов та балаларга изге теләкләрен җиткерде.
Гимназия директоры Гөлнара Бариева укучыларга заманча спорт залы бүләк иткән җитәкчеләргә рәхмәт белдерде. Әлеге уку йорты шәһәр һәм республика мәгариф учреждениеләре рейтингында алдынгы урыннарда. Ул Россиянең иң яхшы мәктәпләре рейтингында (математика һәм инженер-техник юнәлеш) 15 нче урынны били. Моннан тыш, WorldSkills – 2021 һөнәри осталык буенча чемпионатта биредә укучылар беренче урын яуладылар.
Зөлфия ФОАТОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация