Стипендияләр арта
РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматларына караганда, агымдагы елның июлендә "өчле"се булмаган студентларның һәм фән белән спорт өлкәсендә уңышка ирешкән өлкән курс студентларының стипендиясе 18-20 процентка арттырыла. Министрлык федераль бюджет исәбенә стипендия фондын формалаштыру нормативлары турындагы Хөкүмәт карарына тиешле үзгәрешләр әзерләгән. Документ проекты буенча фикер алышып, якын арада ул башкарма...
РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматларына караганда, агымдагы елның июлендә "өчле"се булмаган студентларның һәм фән белән спорт өлкәсендә уңышка ирешкән өлкән курс студентларының стипендиясе 18-20 процентка арттырыла.
Министрлык федераль бюджет исәбенә стипендия фондын формалаштыру нормативлары турындагы Хөкүмәт карарына тиешле үзгәрешләр әзерләгән. Документ проекты буенча фикер алышып, якын арада ул башкарма хакимиятнең федераль органнарына килешү өчен җибәрелә.
Шул ук вакытта "бишле" һәм "яхшы" билгеләренә ия студентларның стипендия фондын - 18 процентка, ә фән белән спорт өлкәсендә уңышка ирешкән өлкән курс студентларына академик һәм социаль стипендияләрне 20 процентка арттыру планлаштырыла икән.
Барлык кирәкле процедураларны узган очракта, бу үзгәрешләр 2015 елның июлендә кабул ителергә мөмкин.
Әлеге хәбәргә студентларның мөнәсәбәте белән кызыксындык.
"Стипендиябез 1200 сум иде, бу уку елында йөз сумга арттырдылар, - ди физкультура академиясендә укучы Айзирәк. Моңа кадәр әти-әни ярдәме белән укыдым. Сессияләрне гел бишлегә генә япсам да, безнең вузда югары стипендия түләмиләр. Җәй көне эшкә урнашкан идем, уку башлангач, ярты ставкага гына булса да эшемне дәвам итәм. 4-5 мең сум акча студентка хәтәр күп инде ул. Стипендияне арттырулары яхшы анысы. Ләкин мин - быел соңгы курста. Ә түбәнрәк курсларда укучылар һәм булачак студентлар өчен чын күңелдән шатланам".
Студентларның уртача 1300 сум стипендия алуын һәм бүгенге кыйммәтчелек заманында әлеге сумманың юл йөрүгә һәм вуз ашханәсендә төшке аш ашарга да җитмәвен уйлаганда, РФ Мәгариф министрлыгының бу нияте изге, әлбәттә. Дөрес, стипендияләр әлләни артмый - өйсәң - күп, таратсаң - аз, диләр бит. Шулай да 7-8 тапкыр укырга барып кайтырга яки 4-5 тапкыр төшке аш ашарга җитәчәк.
Илгизә ӘХТӘМОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев