Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Таләпләр үтәлергә тиеш

Хакимияттә узган 2022 елның беренче дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәр мэры Наил Мәһдиев Чаллының 2021 елдагы социаль-икътисадый эшчәнлеген уңай бәяләде.

Роспотребнадзорның Чаллы территориаль бүлек башлыгы Илгизәр Бариев гадәттәгечә санитар-эпидемиологик вәзгыятькә тукталды. Пандемия башланганнан бирле Чаллыда 5710 кешегә рәсми рәвештә коронавирус диагнозы куелган. Бүгенге көндә 77 кеше хастаханәдә дәвалана. Уртача күрсәткечләр республиканыкыннан 4,8%ка түбән.  «Бәйрәм көннәрендә халыкның кәефен бозмас өчен штрафлар түләтмәдек, аңлату, профилактика, кисәтү белән генә чикләндек», – диде баш санитар табиб. Мэр аның бу сүзләрен тәнкыйтьләп: «Короновируска бәйле вәзгыять чит илләрдә дә, бездә дә киеренке. Бәйрәмнәрне, күңел ачу чараларын гамәлдәге санитар таләпләр буенча үткәрергә кирәк. QR-кодлар, битлекләр булырга тиеш. Без бу режимга ияләнергә тиешбез. Чама хисен югалтмаска кирәк, бәйрәм көннәрендә юл йөрү кагыйдәләре үзгәрми бит, ковидка бәйле таләпләр дә йомшартылырга тиеш түгел», – диде. 
Вакцина ясату темасы да актульлеген югалтмый. Бүгенге көндә шәһәрдә 271630 доза вакцина бар. Беренче компонентны  – 262 484, икенчесен 206 784 кеше ясаткан. «Реанимациягә эләгүчеләрнең 99%ы – вакцина ясатмаучылар. Ялган сертификат алучылар да бар. Аларны башта вакцина ясатучыларны дәвалаган кебек, ә  үлемнән куркып, дөресен әйткәч икенче төрле дәвалыйлар. Әмма вакыт узган була. Без барыбыз да вакцина ясаттык, дөрес, таныш-белешләр арасында вакцина ясатучыларның да авыраганнары бар, әмма алар авыруны җиңел кичерә. Табиблар вакцина ясату уңай нәтиҗә бирә диләр. Вакцина ясаткан 262 484 кеше дә моның шаһиты, барыбыз да җир җимертеп эшләп йөрибез, вакыты җиткәч вакцинаның өченчесен дә алырбыз. «КАМАЗ» ГАҖдә вакцина ясату оешкан төстә барды. Нәтиҗәсе күз алдында: предприятие узган елны уңышлы тәмамлады. Вакцина безнең барыбызга да ныклык бирде. Бу эшне дәвам итәргә кирәк», –  диде мэр.
Коронавирус инфекциясенә каршы прививканы шәһәрнең барлык шифаханәләрендә, шулай ук «Тулпар», «Мегастрой» сәүдә үзәкләрендә һәм Саклык банкы офисында (адресы: Муса Җәлил проспекты, 25) ясатырга була.

 

Зөлфия ФОАТОВА
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация