Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Татарстанда Швеция көннәре башланды

14-17 апрельдә Татарстанда Швеция көннәре уздырыла. Бу көннәрдә Татарстан башкаласында Швеция көннәре белән бәйле бик күп һәм төрле чаралар узачак. Татарстанда Швеция көннәре уздыруның төп максаты - Татарстан һәм Швеция компанияләре арасында эшлекле элемтәләр урнаштыру, Татарстан Республикасы һәм Швеция мәдәни-мәгърифәти хезмәттәшлеген киңәйтү, соңгы елларда икътисад, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә Швеция...

14-17 апрельдә Татарстанда Швеция көннәре уздырыла. Бу көннәрдә Татарстан башкаласында Швеция көннәре белән бәйле бик күп һәм төрле чаралар узачак.

Татарстанда Швеция көннәре уздыруның төп максаты - Татарстан һәм Швеция компанияләре арасында эшлекле элемтәләр урнаштыру, Татарстан Республикасы һәм Швеция мәдәни-мәгърифәти хезмәттәшлеген киңәйтү, соңгы елларда икътисад, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә Швеция ирешкән казанышлар белән таныштыру.

Россиядәге партнерлары белән танышырга килүче Швеция эшкуарларыннан торган делегацияне кабул итү, Швеция илчесенең Татарстан лидеры белән очрашу кебек мөһим чаралардан тыш, бу көннәр киңәйтелгән мәдәни программалар белән дә үрелеп барачак,дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.

intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев