Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Тина Канделаки “КАМАЗ-мастер” командасы экипажы составында Россия данын яклап руль артына утырачак

Быел "Ефәк юлы- 2017" узышларында "КАМАЗ-мастер" командасы составында хатын-кыз да булачак. Команданың җитәкчесе Владимир Чагин күренекле телевизион тапшырулар алып баручы Тина Канделакины үзләре белән ярышларда катнашырга чакырган. Инде Тинага яраклы спорт костюмы да әзер икән. Канделаки башта гаҗәпләнүен белдереп,"мин тулы канлы экипаж әгъзасы буламмы?", дип сораган. Чагин аңа башка елларда...

Быел "Ефәк юлы- 2017" узышларында "КАМАЗ-мастер" командасы составында хатын-кыз да булачак. Команданың җитәкчесе Владимир Чагин күренекле телевизион тапшырулар алып баручы Тина Канделакины үзләре белән ярышларда катнашырга чакырган.

Инде Тинага яраклы спорт костюмы да әзер икән. Канделаки башта гаҗәпләнүен белдереп,"мин тулы канлы экипаж әгъзасы буламмы?", дип сораган. Чагин аңа башка елларда бу узышларда хатын-кызлардан гына торган экипижларның булуын әйткәч, бик теләп риза булган.

"Ефәк юлы- 2017" раллие быелның 7 июлендә Мәскәүнең Кызыл мәйданыннан кузгалып китә.Узыш автомобилләре үтәсе ара 9500 километр. Раллида катнашучылар өч дәүләт: Россия, Казахстан, Кытай биләмәләре аша үтәчәк. Узышчыларга 14 этапны үтәргә туры килә. Аларга нибарысы 16 июльдә бер ял көне бирелә.Финш 22 июльдә Кытайның Сиань шәһәрендә.

"Ефәк юлы- 2017" узышларында катнашучы автомобилләр Татарстан аша да үтәчәкләр.Бу хакта өстәмә мәгълүмат булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X