Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Волонтерлар кирәк

Күркәм традициягә әверелгән "Болгар җыены" һәм "Республика ифтары" быел да меңләгән дин кардәшләребез, милләттәшләребез, төрле-төрле илләрдән ерак араларны якын итеп килгән кунаклар катнашында узар дип көтелә. Быел Болгар җыены исә 14 июньдә, ә республикакүләм ифтар исә 26 июньдә үткәреләчәк. Республикабызда яшәүче барча мөселманнар өчен бу олуг чаралар рухи мирасыбызны, дини...

Күркәм традициягә әверелгән "Болгар җыены" һәм "Республика ифтары" быел да меңләгән дин кардәшләребез, милләттәшләребез, төрле-төрле илләрдән ерак араларны якын итеп килгән кунаклар катнашында узар дип көтелә. Быел Болгар җыены исә 14 июньдә, ә республикакүләм ифтар исә 26 июньдә үткәреләчәк.

Республикабызда яшәүче барча мөселманнар өчен бу олуг чаралар рухи мирасыбызны, дини кыйммәтләрне барлау, үзара матур мөгалләмәләр кору, фикер алышу һәм ярдәмләшү булып тора.

Әлеге чараларны оештыру мәшәкатьләрендә үк мөселманнарның бердәмлеге-бергәлеге күренә. Ифтарда ятим, авыру балаларның да, өлкән яшьтәге әби-бабайларның да катнашуы һәм аларга күрсәтелгән хөрмәт динебез кушканнарны үтәүгә, мәрхәмәтлелек күрсәтүгә бер үрнәк буларак кабул ителә.

Татарстан мөфтиятенең яшьләр бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимирова җыенда һәм ифтарда яшьләрнең дә актив катнашуын билгеләп узды. "Ел саен яшь мөселманнар бу чараларны оештыруга үзләреннән зур өлеш кертеп киләләр. Җыен да, ифтар да матур һәм мәгънәле узсын өчен зур тырышлык куярга кирәк. Шуңа күрә яшьләребезнең ярдәмче буларак катнашуы безгә бик тә мөһим. Без бүгенге көндә волонтерлар исемлеген туплыйбыз. Шуны да әйтәсе килә, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев