Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яңа ел “бүләге” – тарифлар арта...

1 декабрьдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2016 елда республиканың муниципаль берәмлекләрендә гражданнар өчен коммуналь хезмәтләргә түләүләрне үзгәртүнең чикләнгән (максималь) индекслары турындагы Указга кул куйды. Республика башлыгы һәр торак пункт өчен коммуналь хезмәткә түләү бәяләрен күтәрүнең рөхсәт ителгән иң югары чиген билгеләде. Шул ук вакытта ахыргы индексның күләмен, документта күрсәтелгән чикләрдән...

1 декабрьдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2016 елда республиканың муниципаль берәмлекләрендә гражданнар өчен коммуналь хезмәтләргә түләүләрне үзгәртүнең чикләнгән (максималь) индекслары турындагы Указга кул куйды.

Республика башлыгы һәр торак пункт өчен коммуналь хезмәткә түләү бәяләрен күтәрүнең рөхсәт ителгән иң югары чиген билгеләде. Шул ук вакытта ахыргы индексның күләмен, документта күрсәтелгән чикләрдән чыгып, җирле хакимият билгели, диелә әлеге Указда.

Яшерен-батырын түгел, тариф сүзе үк халыкның ачуын кузгата. Хезмәт хаклары, нигездә, искечә калганда, гади халыкның пенсиясе тормышның очын очка ялгарга гына җиткән шартларда, иң мөһиме, коммуналь хезмәтләр күрсәтүнең сыйфаты яхшырмаганда, ничек итеп тарифлар арта ала соң!? Әйтик, ноябрь өчен исәп-хисап квитанцияләрендә җылылык өчен бәяләр бермә-бер артып килде.

- Чекерәеп торган нульләргә карап кычкырып елыйсы килә! Ай буе җылымса гына торды, ләбаса, батареялар. Зәмһәрир салкыннарда өстәсәләр дә, аңлашыла. Әле бит кышның килгәне дә булмады. Анда тагын нинди саннар өстәрләр, бүгеннән үк борчылып торам, - дип ихлас зарын җиткерә Яңа шәһәрнең 42нче комплексында яшәүче Наҗия апа.

Инде безне яңа елда тагын да "сөендерәчәк" саннарга күз салыйк. Чаллы өчен әзерләнгән документтан күренгәнчә, безнең шәһәр йортларында коммуналь тарифларны уртача 4,5 процентка кадәр күтәрү рөхсәт ителә. Бәяләр шушы дәрәҗәдә арткан очракта, кайнар суның бер куб. метры - 142,30 сум (4,5%), салкын суныкы - 20,49 сум (4,5%), су бүлеп җибәрү - 13,69 сум (4,5%), газ белән тәэмин итү 5,26 сум (2%) тәшкил итәчәк. Ә менә электр белән тәэмин итү бәясен, Указда күрсәтелгән чиктән чыгып, 7,5 процентка кадәр күтәрү рөхсәт ителә. Ул очракта электр утының 1 кВт сәгате өчен 3,44 сум түләргә туры килер. Исегезгә төшерәбез, Россиядә коммуналь хезмәтләр өчен тарифлар 2016 елның 1 июленнән арта. Шул ук вакытта хезмәткә түләүнең минималь күләме (5 мең 965 сум) нибары 235 сумга артачак һәм җәмгысе 6 мең 204 сум тәшкил итәр, дип көтелә. Анысы 2016 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керә.

Ни кызганыч, Яңа елны яңа өметләр белән каршы алырга җыенган халыкның күңеленә тагын шөбһә салдылар. Болай да буылган билләрне тагын күпме кысарга була! Бер генә өмет: Указдагы чикләрнең иң түбәнен сайлау мөмкинлеге дә бар бит әле. Халык мәнфәгатен кайгыртып, бәлки җирле хакимиятебез тариф индексларын артык "сикертмәс". Чаллылыларның Яңа елга изге теләге шул!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев