Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яңа елга бүләк: Яр Чаллыда балаларны тернәкләндерү үзәге кабат ишекләрен ачты

Чаллыда капиталь төзекләндерүдән соң нарасыйлар йорты ачылды. Бу махсуслаштырылган учреждениегә 34 ел эчендә беренче тапкыр ясалган ремонт. Ул 1982 елдан бирле эшләп килә. Биредә ике бүлек булып, шуның берсендә яңа туган балаларны 18 айга кадәр тернәкләндерәләр, икенчесендә исә сәламәтлеге начар булган сабыйларны яшь ярымнан алып 4 яшькә кадәр шушында яшәтеп...

Чаллыда капиталь төзекләндерүдән соң нарасыйлар йорты ачылды. Бу махсуслаштырылган учреждениегә 34 ел эчендә беренче тапкыр ясалган ремонт. Ул 1982 елдан бирле эшләп килә. Биредә ике бүлек булып, шуның берсендә яңа туган балаларны 18 айга кадәр тернәкләндерәләр, икенчесендә исә сәламәтлеге начар булган сабыйларны яшь ярымнан алып 4 яшькә кадәр шушында яшәтеп дәвалыйлар.Нарасыйлар йортында 120 урын исәпләнелә, шуның 50 се ятимнәр өчен билгеләнгән. Монда үз эшен яраткан тәҗрибәле белгечләр эшли.

Чаллы шәһәр хакиме нарасыйлар йортын ачу тантанасында республика җитәкчелегенә: Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка шушы аеруча мөһим булган бинаны төзекләндерүдә ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде. Хаким медицина учереждениесен карап чыкты һәм ремонтчылар хезмәтенә югары бәя бирде. Киләчәктә бирегә сабыйларны дәвалау өчен заманча җиһазлар кайтарылачагы хакында да бәян итте.Яңа ел алдыннан нарасыйлар йортын төзекләндереп файдалануга тапшыру, Чаллыдан гына түгел бөтен Чулман төбәге районнары һәм авылларыннан килеп дәваланучы балалар өчен зур бүләк кебек итеп кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X