Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яңа пляж кайда булыр?

Быел шәһәрдә коену урыннары артачак. Бу мәсьәләне шәһәр башкарма комитетында тикшерделәр.

ГИМС­ның ин­с­пек­тор­лар бү­ле­ге баш­лы­гы Әбү­зәр Ну­гу­ма­нов әй­тү­ен­чә, Чал­лы хал­кы 4 пляж­да ял итә ала­чак. Бу Та­бе­ев исе­мен­дә­ге Яр бу­ен­да­гы, “Ур­ман әки­я­те” ял ба­за­сын­да­гы, “Дуб­ки” һәм “Ра­ду­га” сә­ла­мәт­лән­де­рү ком­п­лек­сын­да­гы кы­зы­ну һәм ко­е­ну урын­на­ры. Мон­нан тыш, Мә­ләкс ел­га­сы бу­ен­да­гы “Үзәк” урам тук­та­лы­шын­да­гы яңа пляж­ны ка­нун­лаш­ты­ра­сы бар.

“Бү­ген­ге көн­дә ан­да бар­лык шарт­лар ту­ды­рыл­ган: йө­зү зо­на­сы чик­лән­гән, ел­га тө­бе во­до­лаз­лар яр­дә­мен­дә чис­тар­тыл­ган. Пляж­ны ба­ры исәп­кә алыр­га ки­рәк”, – ди Әбү­зәр әфән­де. Мо­ның өчен ти­еш­ле до­ку­мент­лар­ны рәс­ми­ләш­те­ре­рү мө­һим. Бел­геч­ләр әй­тү­ен­чә, би­ре­дә су­ның сый­фа­ты са­ни­тар нор­ма­лар­га ту­ры ки­лә. Баш­кар­ма ко­ми­тет җи­тәк­че­се Ри­нат Аб­дул­лин бу объ­ект­ны рәс­ми­ләш­те­рү эше­нә ке­ре­шер­гә куш­ты.

Шә­һәр­дә санк­ци­я­лән­мә­гән 10 пляж бар икән. Алар ара­сын­да­гы иң кур­кы­ны­чы “На­ви­га­тор” көй­мә стан­ци­я­се янын­да­гы­сы. “Урын ях­шы. Җәй кө­не ан­да бик күп ке­ше ял итә. Бу тер­ри­то­ри­я­не тәр­тип­кә ки­те­рү ту­рын­да да уй­лар­га ки­рәк. Шә­һәр зур. Ха­лык­ка ял итү зо­на­сын зу­рай­ту за­рур”, – ди баш­кар­ма ко­ми­тет җи­тәк­че­се дә.

11-28 май­да бар­лык пляж­лар һәм көй­мә стан­ци­я­лә­ре­нең ко­е­ну се­зо­ны­на әзер­ле­ге тик­ше­ре­лә. Бу урын­нар­ны ба­ла­лар мәй­дан­чык­ла­ры, азык-тө­лек са­ту пун­ктла­ры бе­лән җи­һаз­лау ту­рын­да да сүз бул­ды. Спирт­лы эчем­лек­ләр са­ту ты­е­ла.

6нчы Эз­ләү-сак зо­на от­ря­ды баш­лы­гы Фә­нис Хат­та­пов пляж­лар­да эш­ләү­че­ләр­нең са­нын арт­ты­рыр­га тәкъ­дим ит­те. Уз­ган ел ел­га буй­ла­рын­да 12 ке­ше ге­нә эш­лә­гән. “Су объ­ект­ла­рын ти­еш­ле кон­троль­дә то­ту өчен ке­ше­ләр са­ны күб­рәк ки­рәк”, – ди­де ул. Әм­ма би­ре­гә эш­кә ки­лер­гә те­ләү­че­ләр юк икән.

Бү­ген тыш­та сал­кын бул­са да, тиз­дән җы­лы җәй дә җи­тәр. Су буй­ла­рын­да, ял итү зо­на­ла­рын­да һәр кем үзен тәр­тип­ле тот­сын иде. Ба­ла­лар­ны да күз уңын­нан ыч­кын­дыр­мау мө­һим. Уз­ган ел­лар­да­гы фа­җи­га­ләр­дән са­бак алыйк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пляж мчс су елга