Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яр Чаллы мәктәпләре укучыларны кабул итәргә әзер

Бүген матбугат конференциясе вакытында Мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин уку процессын оештырудагы яңалыклар турында сөйләде.

"Кайбер таләпләр безнең өчен яңа түгел. Март азагында ук, бу хәл килеп чыккач, мәгариф министрлыгының рекомендацияләре һәм боерыклары бар иде. Кайбер моментлар кертелде – бу дезинфекция чаралары, чисталыкны тәэмин итү һәм җилләтү графигы", - дип билгеләп үтте спикер.
Бинага керүчеләрнең барысының да температурасын үлчәячәкләр. Антисептик чаралар керү урынында гына түгел, барлык сыйныфларда да булачак. Максат элемтәләрне минимальләштерү, дәресләр бер класста узачак. Укучылар янына укытучылар үзләре керәчәк (дәресләр өчен махсус җиһазлар кирәк булмаган очракта, мәсәлән химия, физика дәресләре өчен). Мөмкин булганча, дәресләр саф һавада үткәреләчәк.
Укучылар логистикасы мәсьәләсе өйрәнелә, зур мәктәпләрдә берничә керү һәм чыгу урыннары оештырылачак. Моннан тыш, медблокларда авыру билгеләре ачыкланучы балаларны яки хезмәткәрләрне изоляцияләү өчен бүлмәләр каралган.

Рөстәм Хуҗин сүзләренә караганда, 1 нче сентябрьне турыдан-туры форматта үткәрү планлаштырыла. Яңа уку елында парталарга 65 049 кеше утырыр дип көтелә. Бу узган ел белән чагыштырганда 2 621 укучыга күбрәк. «Уку елы башлануга багышланган тантаналы чаралар шәһәрнең барлык мәгариф оешмаларында узачак. Тантаналы линейкалар мәҗбүри рәвештә беренче һәм 11 сыйныфлар өчен дәвам итәчәк. Берәүләр өчен бу тормышның яңа этабы белән бәйле беренче мөһим вакыйга. Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен бу соңгы линейка. Барлык линейкалар да Роспотребнадзорның рекомендацияләрен һәм таләпләрен үтәп үткәреләчәк. Бу – социаль дистанция, ата-аналар һәм педагоглар битлектән булу, линейкаларда катнашучылар саны киметелү», - дип сөйләде ул.

 

Калган сыйныфларда линейкалар үткәрергәме яки Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССРның 100 еллыгына багышланган тематик сыйныф сәгатьләре оештырыргамы, мәктәпләр үзләре мөстәкыйль рәвештә хәл итәчәк.

 Управление информационной политики и по связям с общественностью.

 

Фото: пиксабай

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация