Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яр Чаллыда Россия Хәрби-Диңгез Флоты көнен билгеләп үттеләр

Яр Чаллыда «Ватан-ана» мемориаль комплексы янында Россия Хәрби-Диңгез Флоты көненә багышланган тантаналы чара узды. Анда Хәрби-Диңгез Флоты ветераннары, диңгезчеләр, шәһәр җитәкчелеге һәм җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.

 

 

 

 

 

 

 

Тантанада катнашучыларны Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Сәлахов котлады. "Хөрмәтле диңгезчеләр һәм Россия Хәрби-Диңгез Флоты ветераннары! Шәһәр мэры Наил Гамбәр улы Мәһдиев, Башкарма комитет җитәкчелеге һәм шәхсән үз исемемнән сезне Россия Федерациясе Хәрби-Диңгез Флоты көне белән котларга рөхсәт итегез. Бүгенге көндә йөзләгән мең россиялеләрнең карашы су асты корабльләре, тиз йөрешле катерлар һәм башка яңа техника катнашкан диңгез парадларына төбәлгән. Яр Чаллы шәһәре дә хәрби-диңгез флоты белән тыгыз бәйләнгән. 2007 елдан башлап безнең шәһәр Кара диңгез флоты водолазлары мәктәбенә шефлык итә. Менә бүген дә Наил Гамбәр улы шәһәрнең хәрби комиссариаты белән Севастопольдә, анда ул безнең егетләр белән очрашып, аларның хезмәт итү һәм көнкүреш шартлары белән таныша. Кара диңгез флоты җитәкчелеге хәрби әзерлеккә җитди һәм җаваплы караган егетләребез турында бик яхшы фикердә. Безнең шәһәрдә 10 меңнән артык кеше хәрби-диңгез флоты белән бәйле. Бу сан елдан-ел арта бара. Быел язгы чакырылышта Чаллыдан Хәрби-диңгез флоты сафларына 50дән артык кеше хезмәт итәргә китте, төгәлрәге: 45е – Кара диңгез флотына, 6сы – Төньякка, 1се – Балтийскийга. Шулай ук Бөек Ватан сугышында катнашкан флот ветераннарын котларга рөхсәт итегез. Аларга зур рәхмәт. Без Ватаныбызның диңгез чикләрен саклаганда һәлак булучыларны да онытмаска тиеш. Хөрмәтле диңгезчеләр, сезне Россия Хәрби-Диңгез Флоты көне белән котлыйм. Сезгә бәхет, гаилә иминлеге, сәламәтлек һәм тыныч күк йөзе телим!" ,- диде ул.

 

 

Управление информационной политики и по связям с общественностью.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация