Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ярминкәләр чакыра

Көз - витаминнар туплау һәм кышка запасларны әзерләп кую чоры. Бакчасы һәм авылы булган кешеләр аларны үзләрендә җитештерсә, шәһәрләрдә яшәүчеләр ярминкәләргә юл тота. Анда бер урында арзан бәяләргә барлык яшелчәләрне, ит, бал һәм башка кирәкле ризыкларны алып куярга мөмкин. Шөкер, шәһәребездә ярминкәләр гөрләп уза.

Икътисадый үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү идарәсенең кулланучылар базары бүлеге башлыгы Рәисә Солтанова билгеләп үткәнчә, Чаллыда инде 71 авыл хужалыгы ярминкәләре уздырылды. Бүгенге көндә дә алар үзләренең эшләүләрен дәвам иттерә. Шәһәребезгә 2340 тоннандан артык продукция кертелде. Аларның күбесе Татарстан Республикасы районнарыннан һәм җирле җитештерүчеләрдән.

Ярминкәләрнең эше шәһәребездә өч җирдә оештырылды: Комсомол районында - Сарман трактында, Автозавод районында - Г. Камал исемендәге бульварда, Үзәк районда - "Южный" агросәнәгать паркында, Ш. Усманова урамында Пушкин урамыннан алып Вахитов проспектына кадәр урыннарда. Аларга үз продукциясен Татарстанның Алексеевск, Әгерҗе, Менделеевск, Минзәлә, Баулы, Чирмешән, Кукмара, Алабуга, Ютазы, Нурлаттан- барысы 10 районнан һәм Россия Федерациясенең алты регионыннан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре алып килде. Күрше регионнардан да килүчеләр байтак. Мәсәлән, Башкортостан республикасыннан бал, Удумуртиядән - үрдәк, каз, күркә, бәрәңге, Волгоград һәм Саратов өлкәләреннән - суган, яшелчәләр, Киров өлкәсеннән - бәрәңге, Оренбург өлкәләреннән - үсемлек мае, арбузлар китертелгән иде. Җирле оешмалар да ярминкәләрдә актив катнаша. Алар арасында "Чаллы-бройлер" ҖЧҖ, "ПРОСТО МОЛОКО" ҖЧҖ Идарә итү компаниясе, "Яр Чаллы сөт комбинаты", "Камский Бекон" ҖЧҖсы, "Чаллы-ит" ҖЧҖсы, "Чаллы - яшелчә" ҖЧҖсы бар.

Гомумән, ярминкәләрдә шәһәрдәшләребез барлык төрле продукцияне дә таба алалар. Монда ит, бал, бәрәңге, суган, кишер, чөгендер, кәбестә, кабак бар. Ит-сөт продукцияләре дә шактый. Моннан тыш ярминкәләрдә казылык, балык, ипи һәм татлы ризыклар да күпләп сатыла. Бәяләргә килгәндә алар арзан, ә күпләп сатып алганда сатучылар саллы гына ташламалар да ясыйлар. Мәсәлән, бәрәңге - 14 сум, болгар борыч - 30-40 сум, сыер ите - 250-300 сум, дуңгыз ите - 230-270 сум, бал - 1000 сумнан башлана, балык - 50 сумнан алып 170 сумга кадәр, суган - 15-20 сум, кабак - 15 сум, кишер һәм чөгендер - 15-20 сум, Кукмор итекләре - 1200 сум.

Валентина Румянцева, лаеклы ялда:

-Бакча тотарга сәламәтлек җитми, ә кибетләрдә кыйммәт. Шуңа да ярминкәләрдә кышка барлык кирәк-яраклы яшелчәләрне алып куярга тырышам. Күпләп бәрәңге, суган алдым. Берәр кисәк сөяксез сыер итен дә караштыргалыйм. Гомумән, мондый ярминкәләр безгә өлкәннәргә куаныч инде.

Венера Маннакова, балалар тәрбиячесе:

-Һәр елны ярминкәләргә йөрим. Бик зур сайлап алу мөмкинчелеге бар, бәяләр дә чагыштырмача арзан. Сатучылар ташламалар да ясый. Мин бик канәгать.

Марина Волкова, яшь әни:

-Ярминкәләрдә күбрәк Минзәлә районының яшелчәләрен алырга тырышам. Бәрәңге, кишер, ит күпләп алам. Гаиләле кешеләргә ярминкәләр - зур ярдәмче.

Ел ахырына кадәр шәһәребездә тагын 63 ярминкә үткәрү планлаштырылган. 1 һәм 8 октябрьда, 42, 43, 44, 45, 46, 47, 48, 49 комплексларында яшәүчеләрнең күп санлы сораулары буенча, ярминкәләр Ш. Усманов урамында Пушкин урамыннан алып Вахитов проспектына кадәр урында үткәреләчәк. Моннан тыш 17, 18, 24, 25 декабрьда Азатлык мәйданында һәм 24, 25 декабрьда Сарман тарктында "Яңа ел казы" тематик ярминкәсе уздырылачак.

Альбина ЗАРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев