Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яшьләр көне-2021: бәйрәм программасы билгеле булды

Бәйрәм 26 июнь көнне Чулман проспектыннан башлап Хәсән Туфан проспекты буйлап «Яр буе» паркы Мәйданына кадәр территориядә узачак.

Чаллылылар һәм шәһәр кунаклары өчен бай эчтәлекле күңел ачу программасы әзерләнгән. Чараның нечкәлекләре турында яшьләр эшләре буенча идарә башлыгы Айзат Мәхмүтов сөйләде. 
14:00дән интерактив мәйданчыклар эшли башлаячак. Яңалыклар арасында - K-pop-соңгы елларда зур тизлек белән үсеш ала торган, Корея мәдәниятенең масштаблы фестивале.
Open Air музыкаль фестивале музыкаль-инструменталь иҗат белән мавыгучы яшьләрне җыячак. Алар танылган хитларны,шулай ук барабан, бас-гитарада, клавиш һәм башка музыка коралларында үзләре иҗат иткән җырлар һәм музыканы башкарачак.
«ПрофФест» яки «Чаллыда эшлә!» эшче яшьләр мәйданчыгында профориентация билгеләү буенча тест узарга, двигатель җыярга, автомобиль кабинасын буярга һ. б. мөмкин булачак. Шулай ук катнашучылар үзләрен гайка һәм болтлар сайлап алу, чүлмәк ясау осталыгы буенча мастер-классларда, автотренажерда үзләренең машина йөртү күнекмәләрен сынап карый алачаклар. Шәһәрнең 20дән артык предприятиесе үз мәйданчыкларын тәкъдим итәчәк.
17:00дән тамашачыларны концерт программасы көтә: иҗат конкурсларында һәм фестивальләрдә, «Чаллы тавышы 2.0» проектларында җиңүчеләр, «Созвездие – Йолдызлык» һәм «Студентлар язы» фестивальләре финалистлары, «Планка мюзик» продюсерлык үзәге, «Гран при» вокал студиясе һәм башкалар сыйфатлы музыка һәм бәйрәм кәефе белән тәэмин итәчәк.
Яшьләр көнендә беренче тапкыр мотофристайл күреп алачак. Мотоциклларда акробатик трюкларны Россия һәм халыкара экстрим-эвентларда катнашучылар – Mad Men командасы күрсәтәчәк. Командага нигез салучы: best whip дисциплинасында Россия чемпионы, халыкара ярышлар җиңүчесе, Red Bull kolesnikov factory чемпионы, зур фестивальләр һәм ярышларда катнашучы Павел Антонов. Мотокросс буенча спорт мастеры, мотофристайл буенча халыкара ярышларда катнашучы – Роман Карымов, Александр Кудрявцев – мотофристайл буенча Россия чемпионатының топ-5ендә, Россиянең эре эвентларында катнашучы, киноларда каскадер булып эшләүче, Михаил Брюхов – мотокросс буенча дөнья чемпионатында, Red Bull kolesnikov factory катнашучысы.
Мотоцикллардагы экстремаль тамашадан соң Яшьләр көне-2021 кубогына KOSMO-Dance фестивале узачак: биредә катнашучы командалар vogue, hip-hop, зумба, house һәм рок-н-ролл кебек заманча юнәлешләр буенча бию бәйләнешләрен тәкъдим итәчәкләр. Фестивальдә җиңүче команда кубок һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнәчәк.
Традицион Автозвук фестивале дә узачак, анда Яр Чаллы шәһәреннән һәм якын-тирә шәһәрләрдән 50-60 автомобиль катнашачак. Традицион рәвештә автозвук буенча ярышлар берничә этапта уза: FSQ (Fast Sound Quality), шуннан соң автомобильләрдә максималь тавыш басымы буенча ярышлар башлана (SPL), соңыннан чара тантаналы бүләкләү белән тәмамлана.
Картинг буенча ярышлар мәйданчыгында картинг буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты һәм Беренчелеге этабында катнашучылар чыгыш ясаячак. Чаллылылар KZ2, Ротакс Макс, Ротакс Макс-Юниор, Мини, Супер-Мини картинглары чыгышын карый алачак. «Яшьләр көне 2021» бәйрәме кысаларында ярышларда турникменнар катнашачак, хәзерге вакытта инде 20дән артык спортчы теләк белдергән. Яшьләр арасында спортның популяр һәм мавыктыргыч төре булып бүгенге көндә воркаут һәм турник-брусьялар: җәйге вакытта спортчылар «Гренада» экстрим паркы территориясендә һәм безнең шәһәр ишегалларында шөгыльләнә, республика һәм бөтенроссия ярышларында катнаша.
Бәйрәм кунакларын Яр Чаллы, Казан, Түбән Каманың иң яхшы рок-командалары чыгышы сөендерәчәк. Рок-фестиваль программасында «Мой М.И.Р.». проектының гала-концерты булачак.
Бәйрәмнең бөтен территориясендә ял итүчеләр һәм бәйрәм кунаклары өчен 100дән артык күңел ачу һәм сәүдә нокталары эшләячәк.
Кичке шоу-программада ут һәм пиротехник эффектлар белән рок-флэшмобы тәкъдим ителәчәк.
Чаллы яшьләре һәм кунаклары өчен шәһәр администрациясеннән бүләк буларак иң популяр артистларның берсе, MTV-2020 версиясе буенча иң яхшы башкаручы, RU.TV, Top Hit Music Awards, MTV Europe Music Awards, Алтын граммофон премияләренә лаек булган,  «Любимка», «Если тебе будет грустно», «Краш», «Fly 2» хитларын башкаручы «NILETTO» чыгышы булачак.
Бәйрәм программасын бәйрәмнең мәгълүмати партнеры – «СТВ-Медиа»холдингыннан дискотека төгәлләячәк. Диджей - танылган артист, DJ, МС, Мәскәүдәге ENERGY радиосын алып баручы Богдан Кантемиров.
Бәйрәм 22: 00 сәгатьтә салют белән тәмамланачак.

 

http://nabchelny.ru/                Фото: fraufluger.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация