Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ышаныч һәм өмет сайлаулары

Узган якшәмбе, 14 сентябрьдә республикабызда бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлау булды. Бу көнне бездә генә түгел, бөтен Россия территориясендә бердәм сайлау көне иде. Илебезнең 84 төбәгендә үткән сайлауларда 30 субъектта губернатор, 14ендә закон чыгару җыеннары депутатлары сайланды. Татарстанда ТР Дәүләт Советына сайлауларда катнашучылар саны 80,88 процент тәшкил иткән....

Узган якшәмбе, 14 сентябрьдә республикабызда бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлау булды. Бу көнне бездә генә түгел, бөтен Россия территориясендә бердәм сайлау көне иде. Илебезнең 84 төбәгендә үткән сайлауларда 30 субъектта губернатор, 14ендә закон чыгару җыеннары депутатлары сайланды. Татарстанда ТР Дәүләт Советына сайлауларда катнашучылар саны 80,88 процент тәшкил иткән. "Бердәм Россия" 84,26 процент тавыш җыеп, партия исемлекләре буенча ТР парламентында 47 мандат алачак. Моннан тыш, әлеге партия бер мандатлы 36 округта җиңде (барлыгы 83 мандат). "Гадел Россия" - 3,63, "Родная партия" 0,57 процент туплады. ЛДПР Татарстан сайлауларында пропорциональ системада 2,41 процент тавыш җыйды һәм бер мандатлы 1 округта җиңү яулады. КПРФ 5,53 процент тавыш белән ТР Дәүләт Советында 3 мандат алды. "Родина" - 0,44, "Коммунисты России" 2,4 процент тавышка ия булды. Үз-үзләрен күрсәтүчеләр бер мандатлы 13 округта уңышка ирештеләр.

Туган шәһәребез Яр Чаллыда сайлаулар оешкан төстә үтте. Сайлау участоклары вакытында ачылды. Көн дәвамында тавыш биргәндә бернинди дә канун бозулар булмады.

Сайлау участокларына 285 мең 432 кеше килгән, бу 82,76 процентны тәшкил итә. Бигрәк тә Үзәк районда яшәүчеләр активлык күрсәтте: анда 84,79 процент кеше тавыш бирде. Барлыгы 138 мең 064 сайлаучының 117 мең 063е тавыш бирүдә катнашты. Икенче урында - Комсомол районы. Биредә сайлау участокларына тавыш бирүчеләрнең 82,76 проценты килде. 344 мең 903 сайлаучының 285 мең 432се гражданлык бурычын үтәде. Автозавод районында сайлау участокларына 115 мең 474 кешенең 94 мең 045е килде, бу 81,44 процентны тәшкил итә. Сайлаучыларның 78,85 проценты "Бердәм Россия" өчен тавыш бирде. Тагын 5,91 проценты - КПРФны, 2,53 проценты - ЛДПРны, 3,31 проценты - "Гадел Россия"не, 0,68 проценты - "Родная партия"не, 0,45 проценты - "Родина"ны, 6,79 проценты "Коммунисты России" партиясен сайлады.

Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәр хакиме Васил Шәйхразиев сайлауларда актив катнашкан шәһәр халкына һәм сайлаулар оешкан төстә үтсен өчен тырышкан барлык сайлау комитетларына, участокларда актив эш алып барган кешеләргә рәхмәт әйтте.

Башкалабыз Казанда исә республика Президенты Рөстәм Миңнеханов сайлау нәтиҗәләре буенча журналистлар белән очрашты. Ул сайлауларга әзерлек барышында, аны үткәргән вакытта бик күп һәм җаваплы эш башкарылган, сайлаулар югары дәрәҗәдә узган, дип билгеләп үтте. Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларга активлык күрсәткән, ә ТР Үзәк сайлау комиссиясенә башкарылган эш өчен рәхмәт белдерде.

Татарстан Президенты фикеренчә, сайлау участокларына килүчеләр саны күп булу ТР Дәүләт Советына ышанычның югары дәрәҗәдә булуын күрсәтә. Тиздән ул яңа составта эшкә керешәчәк. Шунысы куанычлы, республикабызда Рөстәм Нургалиевич җитәкләгән "Бердәм Россия" иң күп тавыш җыйган партия. "Бердәм Россия" партиясе өчен сайлаулар нәтиҗәсе турында сөйләгәндә, Президент: "Бердәм Россия" партиясе актив сайлау кампаниясе үткәрде. Ул сайлауларга 5 ел эчендә башкарылган эш нәтиҗәсе һәм алдагы 5 елга төгәл программа белән килде. Һәр партия үз мәнфәгатьләрен яклады, тик алар шул ук вакытта республика икътисады, инфраструктура үсешен билгеләп үтте, үз тәкъдимнәрен һәм кисәтүләрен җиткерде. Сәяси партияләр әйткән барлык тәкъдим һәм кисәтүләр, шулай ук "Бердәм Россия" партиясе биргән вәгъдәләр республиканы үстерүнең программалы планында исәпкә алыначак. Без үзебезнең барлык вәгъдәләрне тулысынча үтәргә тиеш һәм үтәячәкбез дә. Президент, сайланган парламент, республика хөкүмәте, муниципалитетлар һәм, әлбәттә, республиканы, димәк, бөтен илне үстерүне максат итеп куйган бизнес - без барыбыз да республика үсеше өчен актив хезмәт итәчәкбез. Без федераль үзәк һәм шәхсән РФ Президентына барлык проектларга булышкан өчен рәхмәт җиткерәбез. Хакимиятнең төп бурычы - гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырту, республикада тотрыклылык һәм тынычлык тәэмин итү. Бу мәсьәләләр безнең эштә иң мөһиме булачак", - дип ассызыклап әйтте. "Бердәм Россия" партиясенең җиңүләрендә аның республикабызда алып барган тотрыклылык сәясәте дә тәэсир итми калмагандыр. Авыл-калаларда төрле социаль объектлар төзелеп сафка басуы, ярдәмгә мохтаҗ инвалидларга, ятимнәргә, картларга, караучысыз калган ялгыз кешеләргә һәряклап ярдәм итеп, аларны кайгыртып торулары да сайлау нәтиҗәләрендә күренде. Халык Татарстан җитәкчеләренә ышана, аларның һәр игелекле гамәлен хуплый, киләчәккә өмет белән карый. Соңгы елларда шәһәребездә төзелеп сафка баскан социаль биналар моңа мисал булып тора. Юллар ремонтлана, торак йортлар төзекләндерелә, яңа трамвай линиясе дә тиздән сафка басачак. Саный китсәң, "Бердәм Россия" партиясе канаты астында башкарылган эшләр күп бездә.

ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлаулар тәмам. Киләсе елда җирле - муниципаль советларга депутатлар һәм республика президентын сайлаячакбыз. Илләр генә имин, тыныч булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев