Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

ЮХИДИ инспекторлары шәһәр урамнарында контрольне көчәйтә

Статистик мәгълүматларны анализлау күрсәткәнчә, 16 яшькә кадәрге балалар катнашында булган барлык юл-транспорт һәлакәтләренең өчтән бере җәйге айларга туры килә.

Республикада, шул исәптән Чаллыда, "Игътибар - балалар!" акциясе старт алды. Әлеге кисәтү чарасы 5 июньгә кадәр дәвам итәчәк.  Аның төп максаты - балалар катнашында килеп чыккан юл фаҗигаләренең санын киметү. 

Акция барган чорда юл йөрү кагыйдәләрен бозучы балалар  җитди контрольгә алыначак. Юлны светофорның кызыл утына чыккан, велосипедта тиешсез урыннарда йөргән укучыларга махсус карточкалар тутырылып мәктәпләргә җибәреләчәк. Шулай ук тиешле тизлекне сакламаучы, җәяүлеләргә юл бирмәүче, балаларын махсус автоурындыклар белән җиһазландырмаган килеш юлга чыкканнарга да таләпләр катгый булачак. 

Статистик мәгълүматларны анализлау күрсәткәнчә, 16 яшькә кадәрге балалар катнашында булган барлык юл-транспорт һәлакәтләренең өчтән бере җәйге айларга туры килә. Чаллыда агымдагы елның 4 аенда шундый 28 очрак теркәлгән. Аларда бер баланың гомере өзелгән, 27сенең сәламәтлегенә зыян килгән. 

2021 елның июнь-август айларында Татарстан Республикасында 153 юл-транспорт һәлакате булган, аларда 5 бала һәлак булган (2021 елда барлыгы 15 бала үлгән) һәм 175 бала зыян күргән. Ел дәвамында теркәлгән юл-транспорт һәлакәтләренең гомуми саныннан 33,8 процентын тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация