Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Юллар төзекләндереләчәк

Шәһәрнең "Төзүче" стадионы бик нык тузган. Шул сәбәпле, Җиңү көнен бәйрәм итү вакытында стадионның өске трибуналарын файдалану куркынычка әйләнде. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге объектны ремонтлатуга ризалыгын белдергән. 58-59нчы комплексларда яшәүчеләр белән очрашуда шәһәр хакиме Наил Мәһдиев шул турыда хәбәр итте. Моннан тыш, шәһәргә юллар ремонтлау өчен дә бер миллиард...

Шәһәрнең "Төзүче" стадионы бик нык тузган. Шул сәбәпле, Җиңү көнен бәйрәм итү вакытында стадионның өске трибуналарын файдалану куркынычка әйләнде. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге объектны ремонтлатуга ризалыгын белдергән. 58-59нчы комплексларда яшәүчеләр белән очрашуда шәһәр хакиме Наил Мәһдиев шул турыда хәбәр итте.

Моннан тыш, шәһәргә юллар ремонтлау өчен дә бер миллиард сум акча бирү турында ТР хөкүмәте карарына кул куелган. Башта карар проектында 500 млн сум бирү каралган. Рөстәм Нургали улы ярдәме белән, әлеге сумма икеләтә арттырылган. "Юлларның төзекләндерү кирәклеге аеруча мөһим булган өлешләрен ремонтлаячакбыз", - диде Наил Гамбәр улы очрашуда.

Быел "Гренада" паркын яңартуны да вәгъдә итте хаким. Паркта 50 метр озынлыгында йөзү бассейны да төзеләчәк. Аны төзү 300-400 млн сумга төшәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X