Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Юлларда куркыныч йөрүне кабатлаган өчен, автомобильне конфискацияләргә мөмкиннәр

Юлларда кабаттан тәртипсез рәвештә куркыныч йөрү белән эләккән йөртүчеләрнең автомобилен конфискацияләргә мөмкиннәр. Шундый тәкъдим бүген Дәүләт Думасының Дәүләт төзелеше һәм кануннар буенча профильле комитет рәисе Павел Крашенинниковка җибәрелгән. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

"Сездән җәза бирү сыйфатында кабаттан юлларда куркыныч йөрү белән эләккәндә транспорт чарасын административ хокук бозу предметы буларак конфискацияләүне кертү мәсьәләсен карауны сорыйбыз", - диелә мөрәҗәгатьтә.

Беренче укылышта кабул ителгән канун проектында юлларда тәртипсез йөргән өчен 5 мең сум штраф каралган. Алдан парламентарийлар икенче укылышка санкцияләрне катгыйландырып, кабаттан тәртип бозучыларны мәҗбүри эшләргә билгеләү, административ арест салу яки машина йөртү хокукыннан мәхрүм итүне карау турында фикерләрен белдергән иде.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев