Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • Татарстанда 2018 елда юл-транспорт һәлакәтләрендә үлүчеләр саны ике тапкыр кимегән

    Узган ел Татарстан юлларында 377 кешенең гомере өзелгән.

    Татарстанда 2018 елда юл-транспорт һәлакәтләрендә үлүчеләр саны ике тапкыр кимегән. Бу турыда бүген Татарстан Хөкүмәтенең юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча комиссиясе утырышында республика Премьер-министры урынбасары Шамил Гафаров сөйләде.

    "Татарстанда юл һәлакәтләрендә вафат булган кешеләр саны ике тапкыр диярлек кимеде. Әгәр элек үлүчеләр саны 700 кеше булса, 2018 елда – 377 кеше", – дип сөйләде Шамил Гафаров

    Фото: архив/Ильнар Тухбатов

    Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/16/178931/

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: