Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Уйланырга урын бар

Хәния Фәрхи тормыш иптәше турында: "Бик көнчел һәм акча ярата"

- Гәбделхәй әфәнде хакында без белмәгән 5 факт әйтсәгез иде... -Беренче. Тыштан бик усал һәм кырыс булып күренсә дә, бик нечкә күңелле. Күңеле тулса, мөлдерәмә күзләреннән яшьләр ага башлый. Икенче. Бик көнчел. Өченче. Акча ярта. Гаиләдә акчаны ул тота, бюджет алып бару аның өстендә. Дүртенче. Юмарт һәм ярдәмчел. Бишенче. Яхшы...

- Гәбделхәй әфәнде хакында без белмәгән 5 факт әйтсәгез иде...
-Беренче. Тыштан бик усал һәм кырыс булып күренсә дә, бик нечкә күңелле. Күңеле тулса, мөлдерәмә күзләреннән яшьләр ага башлый. Икенче. Бик көнчел. Өченче. Акча ярта. Гаиләдә акчаны ул тота, бюджет алып бару аның өстендә.

Дүртенче. Юмарт һәм ярдәмчел. Бишенче. Яхшы җитәкче. Хатын-кыз өчен 30 ел буе берөзлексез җырлау - ул батырлык. Гәбделхәйсез сәхнәдә озак була алмас идем. Хөнәре буенча төзүче булуына карамастан, эстрада дөньясына тиз кереп китте.



- Сезне популяр иткән, хит булып саналган 5 җырыгыз...
- "Сагындым сине, Питрәч", "Үпкәләсәң, әйдә, үпкәлә", "Онытылыр димә", "Кайтам әле Әлдермешкә", "Утыр әле, әни, яннарыма".

- Сез яраткан 5 ризыгыгыз...
- Әни пешергән бәлеш, сөтле чәй, балык, ит, диңгез ризыклары.



- Сез хәзер күрәсе килгән 5 кеше...
- Әлбәттә, әни! Исән булмаганнарны да атарга ярыймы? Әтием. Алиямне, Алсуымны, оныкларымны күрәсем килә!

- Сез ихтирам иткән 5 артист...
- Илһам абый Шакиров, Әлфия апа Авзалова, Салават, Раяз Фасыйхов, Филүс Каһиров.

- Сез барасы килгән 5 урын...
-Хәзер үк туган авылым Салаюага кайтыр идем. Лос-Анджелеска барасым килә. Мәскәү белән Санкт-Петербургны яратам. Озак-озак гастрольләрдә йөрсәм, Казаныма кайтасым килә.

- Сумкагыздагы иң мөһим 5 әйбер...
- Телефон, көзге, тональ крем, помада һәм сөрмә сөртә торган каләм.

Азалия ИСМӘГЫЙЛЕВА

http://matbugat.ru/news/?id=17428

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X