Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

Башлар идем яңадан

Тормышларын Илүсне алдаудан, ялганнан башлады шул, үз баласын юк итүдән башлады. Үкенечтән дә зуррак сагыш юк икән. Бераздан Илүс ерак бер авылга укытучы итеп күчерүләрен сорады.

(хикәя)
 − Илүс, мин иртәгә авылга, әниләр янына кайтып киләм. Ике-өч көнгә... Югалтма яме мине...− ире артык сораулар бирә алмасын өчен Минзилә телефон трубкасын куярга ашыкты. Хатынын үзен генә җибәрәсе килмичә, Илүс, ял көнендә бергә кайтырбыз, нигә кабаланасың соң? дип гаҗәпсенде. Минзилә, тавышына бераз катгыйлык кертеп, ашыгыч эш килеп чыкканлыгын, бер-ике көндә урап киләсен әйтте дә сөйләшүгә нокта куйды. Яңа кавышкан яшь ир белән хатынның студентлар тулай торагында аерым яшәгән, бер-берсен күрергә зар булган, өзелеп сагынышкан чаклары иде. Илүснең хатынын авылга үзен генә җибәрәсе килмәвенең нигезендә дә сөйгән җан кисәге белән аз гына булса да бергә булу теләге ята иде. Иренең тавышында үпкәләү сиземләсә дә, Минзилә үзенекен итте. Аңа әлегә Илүснең үзенә комачау итмәве, каршылык тудырмавы кирәк иде. Ул болай да соңгы арада үз-үзе белән җитәрлек көрәште, әле бер якка, әле икенче якка дәлилләр китереп газапланды; инде килеп Илүс тә үз фикерен әйтсә, аның тарафына авачагын белә иде. Аңа тиз арада бик мөһим сорауларга җавап табарга, бик җитди мәсьәләне чишәргә кирәк иде. Инде ярты ел диярлек Илүсенең законлы хатыны булса да, балачакта үзаллы булып үсүе үзенекен итәме, иреннән үзен бер башка өстен итеп санавымы, Минзилә икесенә дә кагылган бу вакыйга буенча хәләл җефете белән киңәшләшмәүне хуп күрде.
 Иртәгәсен ул авыл ягына түгел, ә хастаханә тарафына юнәлде. Анализларын алдан биргәч, беренче килгәндәге кебек, башкача балагыз булмаска мөмкин, дип “тәрбия чарасы” үткәреп вакытны сузучы булмагач, бу юлы Минзилә курыккан эш бик тиз хәл ителде. Ике көннән бишенче курс студенты Минзилә Хәйриева югары уку йортында лекция тыңлап утыра иде инде. Аның кая барганын ире дә, әти-әнисе дә белмәде, бары тик бүлмәдәш ахирәте Мәрьям генә хәбәрдар булды. Анысына да әйтмәс иде, институтта югалып торган өчен үзен акларга сәламәтлеге хакында белешмә алып бирергә Минзиләгә шул Мәрьям ярдәм итте. Беренче авырыннан шулай яшерен генә котылуын Минзилә үз-үзе алдында акларга тырышты – Илүс белән алар әле студентлар гына. Нинди әти-әни ди әлегә алар?! Алда бала турында түгел, ә дәүләт имтиханнары турында уйларга кирәк! Өлгерерләр! Берне түгел, бишне табып үстерергә өлгерерләр! Шулай яшь хатын үз-үзен тынычландырырга, кылган гамәле турында онытырга тырышты. Икесенә дә кагылган бу вакыйганы Илүскә әйтмәвен дә үз-үзенә үзенчә аңлатты – Илүс арада иң өметле студентларның берсе, аңа хәзер уку, имтиханны уңышлы бирү турындагы уйлардан башка фикерләрне башына да китерергә дә ярамый. Бүген яшь гаиләнең киләчәге хәл ителә! Хаклымы-түгелме, Минзилә намусы каршында үзен аклады, Илүс белән икесе хәл кылырга тиеш вакыйганы үзе генә хәл итте.
 Студентларны дер калтыратып өркетеп торган имтиханнар да узды. Кулларына диплом алган югары белемле кызлар, егетләр төрле районнарга таралышты. Яшь гаилә буларак, Илүс белән Минзиләгә бер авылга, бер мәктәпкә юллама бирделәр. Кызыл дипломлы Илүс, мәктәптә берничә ел эшләгәч тә, директор вазифасын башкара башлады. Минзилә балаларга тарих, география фәннәрен укытты. Башта авыл советының рөхсәте белән хуҗасыз калган иске йортта яшәп тордылар. Берничә елдан икесенә иркен генә йорт, яңа машина сатып алдылар. Минзиләнең Илүсенә баглаган өметләре акланды – ире башы-аягы белән эшкә чумса да, гаиләсе өчен дә вакыт таба белде, хатынына тугры, кайгыртучан тормыш иптәше булды. Аның янәшәсендә Минзилә авырлыкның ни икәнлеген белмәде дә диярлек. Тормышлары җитеш, мул. Мәктәптә дә җитәкче хатыны буларак, күз өстендәге каш сыман, Минзиләнең урыны түрдә. Сүз әйтүче, юкка кыерсытучы юк. Балаларны заман тәлапларына җавап бирерлек итеп укытырга тырышалар. Тәрбия эшен алып баралар. Авыл халкы алдында икесе дә ихтирамда, хөрмәттә. Сүзләре кайда да үтә. Кыскасы, Минзилә иреннән бик уңды.
 Әйе, ир белән хатын икесе дә эшләренә баштан чумдылар. Балачактан сайлаган һөнәрләрен дә, балаларны да икесе дә яраталар иде. Үз-үзләрен онытып хезмәтләренә бирелүләре дә табигый иде кебек. Шулай да артык мөккибән китеп кеше балаларын тәрбияләүләре аларга үз фаҗигаларын бераз онытып торырга мөмкинчелек бирә иде. Бар яктан да бәхетле яшь гаиләнең зур кимчелеге – Илүс белән Минзиләнең баласы юк иде. Инде үзләрен яшь дип атавы да сәер сыман. Утыз бишне узган ир белән хатын үзләрен урта яшьләр чамасына кертүләре белән ялгышмыйлар иде инде. Балалы өй – базар, баласыз өй – мазар (зират). Кешенең җиргә килүенең, яшәешенең, гомеренең барлык мәгънәсе – үзеннән соң дәвам калдыру. Кеше китсә дә, үз дәвамын гына калдырып китми, ә балаларында, бала балаларында бу яки теге рәвештә яши бирә. Ир белән хатынның күңелендә, менә булыр, менә булыр, дип көткән балалы булу теләге, елдан елга көчәя барып, тормышларының максатына әверелде. Белемле буларак, Илүс белән Минзилә бу турыда күп укыдылар, бик күп эзләнделәр. Кысырлыгының сәбәбен белсә дә, Минзилә, үзенә шик төшмәсен өчен Илүсне дә хастаханәләргә йөртте. Үзе дә тикшерелде. Уйламыйча кылган яшьлек хатасы өчен Минзилә чын-чынлап үкенде. Имтиханнарга сылтап, вакытлы авырлыклардан курыкты, икеләнде... һәм ана булу бәхетеннән үзен гомерлеккә мәхрүм итте... Ярый инде үзен. Икесенең дә тигез хакы булган хәзинәдән Илүсне мәхрүм итте. Тормышларын ялганнан, хәйләдән, җинаяттән башлады. Икесе дә тырыша-тырыша кеше балаларына тәрбия, белем бирделәр. Үзләре белем биргән укучылар үсеп кеше булуына ничек сөенмәсеннәр, ничек гоурланмасыннар, кеше баласын тәрбияләү – алар өчен бары тик хезмәт итү, һөнәр күрсәтү генә иде шул. Икесенең дә шулай ук тырышып, шулай ук көч салып, сөеп-яратып үз балаларын үстерәселәре, үз дәвамнарын калдырасылары килә иде.
 Табибны Минзилә алдан майлап-җайлап куйгангамы, хатынның кысырлыгының сәбәбен Илүснең күзенә бәреп әйтүче булмады. Уңышсыз тикшерүләргә, дәвалануларга еллар китте. Тик бу тырышуларның нәтиҗәсе генә күренмәде – ир белән хатынның балалары булмады. Өметләре дә елдан елга кими барды. Бервакыт, Уфага семинарга баргач, Илүс Минзиләнең укыганда бергә яшәгән бүлмәдәш ахирәте Мәрьямне очратты. Хезмәтендә ирешкән уңышлардан кала, Мәрьямнең горурланырга тагын да хакы бар иде – ул өч бала үстерә иде. Баласыз Илүснең тирән сагыш кунган күзләренә карап, Мәрьям дәшми торды да, аңа Минзиләнең үткәндә калган серен чиште... Уфадан Илүс үз гомеренә беренче тапкыр тылык исерек кайтты. Аның авызыннан “Мәрьям” исемен ишеткәч тә, Минзилә эшнең нидә икәнлеген чамалады һәм кичерүен сорап иренең аягына егылды. “Нинди хакың бар иде синең?!” – туктаусыз кабатлады Илүс. – Ни хакың бар иде?!”
 Шул көннән Илүс хатыныннан күзгә күренеп читләшә башлады. Мәктәптә эш буенча аралашырга туры килсә килде, ә өйдә Илүс хатынын күрмәде дә, белмәде дә. Вакытын элеккегә караганда да күбрәк мәктәптә үткәрергә тырышты. Кабинетына диван куеп, эш урынында кунып калган чаклары да булды. Йокларга да Илүс аерым ятты. Иңенә килеп сарылган хатынына игътибар итмичә, артын биреп йоклап китте. Ниндидер могҗиза булып, балага узарга өметләнгән Минзилә инде бу өметеннән дә ваз кичте. Кысырлык, баласызлык кайгысы гына җитмәгән, Илүсне югалту куркынычы да өстәлде.
 Көндез уйларында йөрткән газаплары төнге йокысына күчте Минзиләнең. Ул бик еш кына бер төшне күрә башлады. Минзилә аллы-гөлле чәчәкләр үскән бакчадамы, болындамы йөри имеш. Гаҗәеп матур җир! Кошлар сайрый! Минзиләнең колагына каяндыр “ыкы, әгүү” дигән бала тавышы килә. Минзилә сискәнеп тавыш килгән якка карый һәм сабыйны эзли. Тик ул күренми. “Әггүүү...” Минзиләнең сабыйны шул хәтле дә күрәсе килә. Ә сабый күренми. Хатын, кил, кил монда, син кая? кая син? дип кычкыра. “Әгүүү” сүзе тора-бара “әниии”гә әверелә. Минзилә тавышның кечкенә хуҗасын эзләп урынында әйләнә. Башы әйләнеп егылганчы әйләнә дә әйләнә. Шунда нәфис ал төстәге бер чәчәк Минзиләнең йөзенә иелә... һәм бер-ике яшьтәге сабыйга әверелә... “Әнииии” дип үрелеп аның күзләренә тутырып карый һәм нәни кулларын суза. Минзиләнең йөрәге дорслап тибәргә тотына. Ул да, балам, балам, дип кыз балага кулларын суза. Ул кулларын сузган саен кызчыкның йөзе Минзиләдән ерагая бара. Минзилә, торып, кызчыкның артыннан йөгерә. Болын чәчәкләре аның аякларына сарылалар. Минзилә абынып егыла. Ә алтын бөдрә чәчле кызчыкның йөзе ерагайганнан ерагая бара һәм ул якты нур белән кушылып эри дә юкка чыга. “Кызым, балам...” – дип кычкыра-кычкыра Минзилә шыбыр тиргә батып уяна.
 Бу төш хакында Минзилә күп уйланды. Нәрсәгә юраса да, дөрес түгелдер сыман тоелды. Якты дөньяга килергә өлгермичә, үз анасыннан гомере киселгән сабыйның рухы гади кеше аңламаган юл белән әнисенә элемтә таптымы... Һәр хатын-кызга табигать салган ана җисеме бик тә төптә уянып аваз салдымы... Һәр хатын-кызга тансык “әни” сүзен ишетергә теләве шул хәтле көчле булдымы... Минзилә өнендә ишетергә зар булган шушы кадерле “әнииии” сүзен төшләрендә ишетеп газапланды. Төшләрендә генә “балам” дип әйтә алды. Көндезләрен дөнья мәшәкатенә батып онтылырга тырышса, төннәрен баласызлыгы, кысырлыгы – бәхетсезлеге ишелеп өстенә төште.
 Күп кенә төшләрне кеше күрә дә тиз генә оныта да. Бу төштән соң Минзилә саташып куркып уяна иде – шуңа күрә аны башка төш кебек тиз арада онытып булмый иде. Минзилә учлап йокы дарулары эчә башлады. Тик төш чигенмәде, аңа бары тик икенче төсләр, икенче авырлык керде. Барысы өстенә, дарулардан соң Минзилә йокыдан башы авыртып уяна башлады. Шул авырткан баш белән эшкә барырга, дәрес үткәрергә, кешеләр белән аралашырга кирәк. Минзилә баш авыртудан, аннары тынычланыр өчен яңа дарулар эчә башлады. Тик дару өстенә дару өстәп, хәле җиңеләймәде. Кан басымы күтәрелгән, башы чатнаудан нишләргә белмәгән Минзилә хастаханәгә кереп ятты. Илүс әлбәттә хатынының сәламәтлеге турында борчылды. Борчылды. Тик хатынын үлеп яраткан, элекке самими, ышанучан Илүс юк иде шул инде.
 Хастаханәдә ятканда Минзилә төгәл бер фикергә килде. Гомер уза тора, яшьләре инде кырыкка якынлаша. Әллә була балалары, әллә юк – бер Алла белә. Илүс белән аңа тәрбиягә бала алып үстерергә кирәк! Бәләкәйдән алып үстерсәң, кеше баласы ул үзеңнеке кебек була! Менә дигән итеп үстерәчәк аны Минзилә! Бөтен көчен салып, сөеп-яратып үстерәчәк! Риза гына булсын иде Илүс! Риза гына булсын иде! Ире белән суына барган араларын да җылытыр, ямен югалткан гаилә тормышына ямь, гамь өстәр иде бала! Хастаханәдән чыгу белән, вакытны озакка сузмыйча, Минзилә уй-теләген иренә ачты. Бу хакта элегрәк тә сөйләшкәннәре бар иде. Шуңадырмы, Илүс хатыны белән бик тиз ризалашты. Якын-тирәдәге балалар йортына бармыйча, алар ерактагысына мөрәҗәгать иттеләр. Бала хакына, аның киләчәге, бәхете хакына серләрен сакларга тырыштылар. Тиешле кәгазьләрне җыйгач, уңай җавап алгач, Минзилә “авырга калды” – бил турысына башта йокарак, соңыннан калынрак мендәр тыгып йөри башлады. Эшендә күренмәде диярлек. Хезмәтендә аны хастаханәдә сакланып ята дип белсәләр, чынлыкта ул әти-әнисендә, яки ял йортында качып ятты. Ялган аша булса да, Минзилә үзен дә, кешеләрне дә булачак баланы үзе тудырган итеп ышандырырга тырышты. Ялганга бер өйрәнсәң, әллә ни кыен түгел икән. Аннары кемнең кемдә нинди эше бар?! Барысы да ул теләгәнчә бара иде. Бу матур әкияткә Минзилә үзе дә ышана язды. Тиздән ул әни булачак! Минзиләнең корсагы “өлгергәч”, алар Илүс белән балалар йортына барып нәни кызчык сайлап алып кайттылар.
 Кызчыкка Алинә дип исем бирделәр. Кызы янында көне-төне мәш килгән Минзиләгә чынлап та әниләр төсе кереп китте. Имезүен имезмәсә дә, калганын ихлас башкарды – баланы чиста тотты, сәгате-минуты белән генә ашатты, уенчыкларга күмде, “гүли-гүли” килде. “Әтисе” дә, өйләрендә бала тавышы ишетүдән бәхетле иде. Ир белән хатынның салкынайган аралары җылынды. Уртак мәшәкатьләре аларны якынайтты. Минзиләнең куркыныч төшләре сирәгәйде. Бераздан ул тынычлыгын алган төшен күрмәс булды. Өйләренә балалы гаиләдә генә була торган тулылык, ямь, тормышларына мәгънә керде.
 Илүс белән Минзилә балаларына яхшы тәрбия бирергә тырыштылар. Моның өчен бөтен шартлар да бар иде: икесе дә югары белемле, тәрбия эшендә зур тәҗрибәләре бар, акчага да кытлыклары юк, өйләре дә менә дигән. Алинә икесе өчен дә көтеп алынган бала иде. Аны бәләкәйдән үз балалары кебек яратып үстерделәр. Кызлары өчен вакытларын да, көчләрен дә, акчаларын да кызганмадылар. Ире алдындагы зур гаебен юарга тырышкан Минзилә аеруча тырышты. Кызын бик күп түгәрәкләргә, биергә, җырларга йөртте. Яхшы киендерде. Илүс аның яшьлек хатасы турында оныттымы, хәтер төпкеленә бикләп куйдымы, башкача беркайчан да ул турыда сүз кузгатамады. Алинәне бар яктан да белемле, тәрбияле итәр өчен ир белән хатын аңа гомерләрен багышладылар. Бераздан Илүсне район үзәгенә күчерделәр. Анда баланы үстерү өчен шартлар тагын да әйбәтрәк иде.
 Әйе, Алинә әти-әнисен сөендереп бик матур кыз булып үсте. Әти-әнисеннән бар яктан да дөрес тәрбия алды. Ләкин табигатьнең үз кануннары да бар шул. Ата-ана биргән тәрбия − ярты эш кенә. Баланың нинди кеше булып үсүенә тәрбиядән кала нәселе, ата-баба биргән сыйфатлары роль уйный. Әнә шул калган яртысы, яисә нәселдән килгән сыйфатлары, ата-анасының холык-фигыле бераздан Алинәдә дә күренә башлады. Алинә үзенең чибәрлеген бик иртә аңлады. Һәм егет-җиләннең игътибарын бик иртә яулады. Алтынчы класста укыганда ул үзеннән берничә яшькә олырак егетләр белән дәрес калдыра-калдыра үбешә иде инде. Бер-ике елдан үбешүнең генә кызыгы, тәме калмады, башка нәрсә ымсындыра башлады. Минзилә белән Илүс кызларының егетләргә бик иртә игътибар итә башлавын эш үткәч кенә сизделәр. Тугызынчы класста укыган Алинә бала төшертеп кайтты. Башта яхшы гына укыган кыз мәктәпне көчкә бетерде. Әти-әнисенең теләгенә буйсынып кына югары уку йортына укырга керде. Тик алардан еракта үзаллы яшәргә ул өйрәнмәгән иде, ахры. Шәһәрдәге ирекле тормыш сылу кыз Алинәне тагын да бозды. Уку турында уйламады, егет артыннан егет алыштырды. Алинәне укудан кугач, моңарчы хаклык-дөреслек буенча яшәргә тырышкан Илүс кызы өчен барып баш иде, кирәкле кешесенә ришвәт төртте. Алинәне тагын укырга алдылар. Тагын кудылар. Бу хәл берничә кат кабатланды. Яман бала өйгә сыймас, өйдән чыкса илгә сыймас. Укуын Алинә бетерә алмады, авырга калып, көньяк кешесенә тормышка чыкты. Кем әйтмешли:
 “Бар чибәрләр яхшы хатын буламы соң үсеп җитеп?
 Тилебәрән орлыгы да чәчәк ата матур итеп...”
 Минзилә бердәнбер кызларының әхлак ягыннан тотрыксыз, артык дәртле булып үсүенең сәбәбен эзләде. Бар көчен-вакытын, белемен кызына салды. Иркәләп тә бозмады. Илүс белән яхшы ата-ана булдылар. Ул көткәнчә, бик акыллы бала үсәргә тиеш иде. Алинәне балалар йортыннан алганда баланың ата-анасы хакындагы мәгълүмат бик әз иде шул. Уналты яшьлек кыз үзенә кирәкмәгән баланы калдырган – барысы шул гына. Аның кем булуы, бала атасының кемлеге беркемгә дә билгеле түгел. Тик уналты яшеннән үк бала табуы, аны карамыйча ташлавы гына да күпне сөйли иде. Болар турында уйланганда Минзиләгә уналты яшьлек баласын калдырган хатын Алинәне хәтерләтте. Менә кемгә охшап, шундый булып үсте Алинә! Дөрес тәрбия биргән ата-анасына түгел, ә үзенең азгын анасына! Алинә менә кемнең дәвамын куа! Атадан бала туар, атасының юлын куар, димәсләр иде. Канындагы бозыклык җиңә. Нәсел-тамыры билгесез баланы алу да ике башлы таяк шул. Туа мөгез чыкмый, тора мөгез чыга. Кайчандыр Минзилә Алинәнең тәрбиягә алган бала икәнлеге халыкка билгеле булудан курка иде. Кем алдында да, үземнең балам! дип горурлана иде. Хәзер исә, Минзилә үзе үстергән кыздан гарьләнде, кеше алдында оялды. Кызларын тәрбиягә алганлыгын яшерми башлады. Бала яхшы булса – дәүләт, бала яман булса – имгәк.
 Тормышка чыкты, инде баласын үстереп яшәп кенә ятса, дигән өметләре акланмады. Алинә, ирем кыйный, дип елый-елый улын күтәреп кайтып керде. Ялгыз калган азгын яшь чибәр хатын өчен әти-әни киртәме соң ул?! Атаңны башыңда тот, анаңны учыңда тот та бит! Күпме генә үгетләп, тиргәп карасалар да, Алинә үзенчә яши бирде. Теләсә кем белән теләсә кайда вакыт үткәрде. Баласын ташлап озак вакытка чыгып китте. Аны олы юл буенда да күргәләделәр. Кыз баланың абруе кыл өстендә, кылдан төшсә – юл өстендә. Бала безнеке, акылы үзенеке, димәсләр иде. Алинә билгесез бер ирдән тагын бер бала тапкач, Минзилә эшеннән китәргә мәҗбүр булды. Алинә тагын тормышка чыгып карады. Тагын аерылды. Әнисенә дүрт атадан дүрт бала “бүләк итте”. Эшкә урнашырга, бер-бер артлы тапкан балаларын ничек туйдырырга уйламады да. Бик тиз эчәргә, тартырга өйрәнде. Анадан яхшы бала туса, ишектәге башын түргә сөйрәр, анадан яман бала туса, түрдәге башын ишеккә сөйрәр. Кайчандыр бер балага зар булган Минзилә шулай өй тулы балага чумды. Берсе булмаса, берсе булса да кешелекле, тәүфыйклы булып үсәр – олыгая барган Минзилә аларны үстерә-үстерә шуңа гына өметләнә. Күрмәгәнен күрсәтте аңа Алинә – Минзиләнең тормышы кызганыч иде. Баладан бәхетең булса, карт көнеңдә яшь итәр. Баладан бәхетең булмаса, яшь көнеңдә карт итәр. Газаплы төшләре Минзиләгә тагын әйләнеп кайтты. Төшләре ничек куркыныч булса да, ул алардан курыкмый иде инде – чын тормышы газаплырак иде. Илүснең эшендә дә, халык алдында да авторитеты төште. Аны мәктәп директоры урыныннан китәргә сорадылар. Юньле бала ат мендерә, юньсез бала аттан төшерә.
 Яшь чагында аңлапмы-аңламыйчамы кылган гөнаһасы өченме, нидер аңласын өченме, Минзиләгә язмышы кызы аша сынаулар бирә тора. Бер ялгыш өчен мең җавап тотарга туры килде аңа. Үз языгың – үз башыңа дигәннәр шул. Үткән тормышы хакында уйланганда гомере заяга үткән өчен Минзиләнең күңелен чиксез ачы үкенү били. Үз балалары булса, бәлки барысы да башкача булыр иде. Булдыра алса, Минзилә тормышын бөтенләй башкача корыр, башкача башлар иде. Тик елгалар кирегә акмаган кебек, гомерләрне дә кайтарып булмый. Тормышларын Илүсне алдаудан, ялганнан башлады шул, үз баласын юк итүдән башлады. Үкенечтән дә зуррак сагыш юк икән. Бераздан Илүс ерак бер авылга укытучы итеп күчерүләрен сорады. Тик анда киткәндә Илүс хатынын да, кызын да үзе белән алмады. Ул да бу тормыштан үлеп туйган һәм соңгы чиккә җитеп арыган иде...

Физәлия Дәүләтгәрәева

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев