Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

Чаллы кызы Илсөя Бәдретдинова белән бер сәхнәдә чыгыш ясый

Шәһәрдәшебез, талантлы яшь җырчы Азалия Яфясованың танылган татар эстрадасы артистлары Илмира Нәгыймова, Филүс Каһиров, рус эстрадасыннан Алсу белән башкарган дуэтлары интернет киңлекләренә чыгып, йөз меңләгән караулар җыйды.

Безнең редакция коллективы да 17 яшьлек Азалиянең иҗаты белән кызыксынып бара. Шушы көннәрдә күзләре начар күргән бу кызның зур хыялы тормышка ашкан – ул татар эстрадасының популяр артисты Илсөя Бәдретдинова белән дуэт башкарган. Бу турыда безгә Азалиянең әбисе Зөлфия ханым сөйләде. 

– 2021 елда безгә ТМТV каналыннан «Балалы солянка» концертында чыгыш ясарга тәкъдим иттеләр. Азалиянең бик тә Илсөя Бәдретдинова белән җырлыйсы килгән иде. Тик ул вакытта безгә бу бәхет насыйп булмады, – диде ул. 
Әлеге концертта Азалия Филүс Каһиров белән дуэт башкара. Алар «Киек каз юллары»н җырлый. 

– Үткән елның ноябрендә Азалия Мәскәүдә узган «Абилимпикс» милли конкурсында катнашкан иде. Ул физик мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында үткәрелә. Казаннан җыр укытучылары да барды, барысы бергә 250дән артык кеше җыелдык. Вокал номинациясендә катнашучылар без генә идек. Азалия «Зәңгәр шәл» җыры белән беренче урынга лаек булды, – ди Зөлфия ханым. 

Соңыннан Яфясовлар гаиләсен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән онлайн-очрашуга чакыралар. Биредә 2023 елда төрле өлкәләрдә уңышларга ирешкән талантлы балалар җыела.

– Азалия-балам да шундый мәртәбәле очрашуда катнашты. Рөстәм Нургалиевич һәр балага игътибарын бирде, алар белән бик теләп аралашты. Азалиядән: «Нинди хыялың бар?» – дип сорады. «Киләчәктә җырчы буларак уңышка ирешеп, яшь талантлар өчен остаз буласым килә. Аннары, җырчы Илсөя Бәдретдинова белән бер сәхнәдә чыгыш ясар идем», – диде ул. 

Һәм хыял озак көттерми... Азалиянең декабрь ахырында туган көне була. Әти-әнисе аңа көтелмәгән бүләк ясый – Мисырга ял итәргә путевка бирәләр. Гаилә сәяхәткә әзерләнә башлый. Казанда аэропортта самолет көткәндә тагын бер могҗиза була – Илсөя Бәдретдинова килеп чыга. Азалия әнисе Ләйсән ханым белән тәвәккәлләп җырчы янына килә. 

– Сеңлем, синең турыда күптән хәбәр иттеләр инде. Синең хыялың барлыгын да ишеттем. Аллаһ боерса, моны оештырып чыгарбыз. Әйдәгез, телефон номерларын алмашыйк, хәбәрләшербез, – ди аларга популяр җырчы. 
Азалиянең ул вакытта шатлыгы эченә сыймый. Һәм ул, түземсезләнеп, Илсөя Бәдретдинованың Чаллыда узачак концертларын көтә башлый. 

– Безгә җырчының концерт директоры Гүзәл Аликовна шалтыратты. Азалиягә «Камыш әйтә, мин әйтәм» җырын өйрәнергә кушты. Бер ай буе өйрәнде, репетицияләр ясады. Ниһаять күптән көтелгән көн килеп җитте. Бик дулкынландык. Илсөя ханымның гримерка бүлмәсенә керү белән борчуларыбыз юкка чыкты. Ул безне күптәнге танышлары кебек каршы алды, сөйләште, хәлләребезне сорашты. Репетиция дә ясап алдылар, – ди Зөлфия ханым. 

– Бу кыз сәхнәгә чыгу белән сез аны шунда ук танып алачаксыз. Мәскәү сәхнәләрендә Игорь Крутой, Алсу, Диана Гурцкая белән җырлаган кыз ул! Мин аның турында удивительно матур һәм удивительно талантлы дип әйтер идем. Үзем дә аның белән танышуыма шатмын. Миңа бит аның турында Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова үзе сөйләде. Минем белән бер сәхнәдә сез яраткан, мин үз иткән Азалия! – дип таныштыра Илсөя Бәдретдинова Чаллы тамашачысын талантлы шәһәрдәшебез белән. 

Җыр тәмамлангач: «Кызым, син чын молодец! Күрешкәнгә кадәр», – ди.   Азалия Яфясова үзе исә: «Җыр – минем тормышым», – ди.

/ Фото Азалия Яфясовадан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев