Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

Диләрә җиденче каттагы балконнан сикереп, бу дөнья белән исәп-хисапны өзгән...

Эх, дөнья...

«Дустымның кызы ниндидер төркемгә ияреп, ирен һәм баласын ташлап китте. Сигез ел матур гына яшәделәр, кызлары акыллы булып үсеп килә иде. Кияү дә әйбәт. Дальнобойщик. Шәһәр янындагы бер авылда йорт төзеделәр. Хатынына чит ил машинасы алып бирде. Дустым кызының кинәт үзгәрүенә, гаиләсе таркалуына бик борчыла. Баксаң, соңгы вакытларда кызы тренингларга йөргән икән. Мондый хәлләр үземнең дә башымнан узды. Бик озак эчемә бикләнеп йөрдем, хәзер генә улымның фаҗигале язмышын сезгә сөйләргә булдым. Бер кеше укып гыйбрәт алса да яхшы булыр иде», – дип сүзен башлады Әминә әби. 

Гомере буе сәламәтлек саклау өлкәсендә җыештыручы булып эшләгән ул. Ире Кәлимулла белән бер малай, бер кыз үстергәннәр. Икесен дә югары уку йортларында укытканнар. Кызлары Алсу – укытучы. Уллары Марат – инженер. Алсу уңышлы гына кияүгә чыгып, Илдар белән ике ул тәрбияләп үстергәннәр. Әминә әби бүген кызы һәм кияве тәрбиясендә яши.

Ә менә улларының язмышы аянычлы булган. Дөрес, Марат яраткан кешесенә өйләнгән. Диләрәсе аның өчен өзелеп торган. Алмаз исемле уллары туган. 15 ел яшәгәч, Диләрәсе 180 градуска үзгәрә аның. «Әни, хатын әллә нишләде әле. Өйдә берни эшләми, Алмазга битараф, киңәш бирсәң ярсый. Берәр сектага эләкте ахрысы», – дип борчыла Марат. Соңгы вакытларда хатынының психологик тренингларга, коучларга йөрүе турында сөйли. 40 яшен тутыручы Диләрәгә төрлечә киңәшләр биреп карый. «Бәлки мине яратуың кимегәндер, аерым яшәп карыйк», –  дигәнне дә тыңламый хатыны.
Алмазның: «Әни, хастаханәгә кереп, тикшеренеп чык», – диюе аны бөтенләй ярсыта. Хатын үзенчә яшәвен дәвам итә, заводтан эштән дә чыга. Марат моңа бик борчыла, төннәрен йоклый алмый башлый, шул көе иртән заводка эшкә китә. Ярты ел чамасы шулай йөргәч, башы түзә алмаслык дәрәҗәдә авырта башлый. Дарулар да ярдәм итми. Тормышының яме бетә. 
Алсу апасы табибларга күренергә киңәш итә. Төрле анализлар алалар, томография үткәрәләр. Ирнең башында яман шеш авыруы ачыклана. Химия, нурланыш... курслары алу өчен Казанның онкология  хастаханәсенә йөри ул. Хатынының моңа да исе китми. Ярый әле Алмазны ике әбисе тәрбияли. Берсе мәктәптән алып кайта, икенче иртән озата. Малай күпне күререгә өлгерсә дә, акыллы булып үсә. Әнисе өчен борчыла, әтисен кызгана. Маратка икенче төркем инвалидлык бирәләр, ул пенсия акчасына өйдә утырмый. Эшкә урнаша, буш вакытларында таксист та була. Исән-сау чагында улына ярдәм итәсе килә. Ләкин аяусыз чир үзенекен итә, 3 ел да 9 айдан соң ул  Маратны җиңә. Ир яз көне вафат була. 

Диләрәне иренең авыруы да үзгәртми. Дөрес, Маратны җирләгәч ул уйчанлана, үзенә тагын да бикләнә. Улының сорауларына да  «әйе», «юк» дип кенә җавап бирә. Аның нәрсә уйлаганын беркем дә аңлый да, белә дә алмый. Ул кешеләрнең ярдәмен кире кага. 

...Бер көнне мәктәптән кайтканда Алмаз подъезд төбендә әнисенең үле гәүдәсен күрә. Диләрә җиденче каттагы балконнан сикереп, бу  дөнья белән исәп-хисапны өзгән...

– Ярый әле улым исән вакытында йортын тулысынча Алмаз артына күчереп, документ эшләрен тәртипкә салган, – дип тагын сагышланып алды Әминә әби. – Улымның дәвамы булып Алмазыбыз шул йортта яши. Мәктәптә яхшы укып, югары белем алды. Армиядә хезмәт итеп кайтты.  Үзенең эше бар. Гөлназ исемле кыз белән гаилә корды. «Әбием», «туганнарым» ди өзелеп тора. Үзлегенннән намаз укырга өйрәнде. Әти-әниемнең рухларына дога укыйм. Алар бит миңа гомер бирделәр, дип әйтә. Аллаһы Тәгалә оныгымның бәхетен гомерлек итсен. Тигезлектә балаларын үстереп, оныклар күрергә насыйп булсын үзләренә. 

Әминә әби көн саен биш вакыт намаз укый. Аллаһы Тәгаләдән бәндәләрен начар юлга кертмәсен иде дип сорый. Ак әби: «Хәзер секта дип сөйләмиләр. Аның каравы тренинг, психолог, коучлар күбәеп китте. Сак булырга кирәк. Мөселманнар өчен иң дөрес юл – Коръән кушканча яшәү. Иртән бисмилла әйтеп чыгып китсәң дә, юлың уңа, көнең уңышлы уза бит кызым», – дип мине озатып калды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: үлем-китем секта